31 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Райондашларыбызга "Итле рулет" рецептын тәкъдим итәбез
Итле рулет рецепты Кирәк булачак: 0,5-0,6кг фарш (тәмләткечләр кушылган), 3-4 пешкән йомырка, 2-3 чи йомырка, әзер катламлы камыр (слоенное тесто) Пешерү тәртибе: Фаршка теләгәнчә тоз, борыч, тәмләткечләр салып бутыйбыз. Камырны җәябез. Камыр өстенә фаршның яртысын җәябез дә, урталайга киселгән пешкән йомыркаларны тезәбез. 3нче кат итеп калган фаршны җәйбез. Камырны фарш...
-
Районда ЮХИДИ рейдлары дәвам итә.
Юл иминлеген тәэмин итү максатыннан кичке һәм төнге вакытларда ЮХИДИ рейдларын уздырулар дәвам итә. Узган атна ялларында үткәрелгән комплекслы профилактик чаралар барышында барлыгы 32 кагыйдә бозу очрагы ачыкланды. Алар арасында берсе исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итү булды. Моннан тыш 20 укылмый торган дәүләт номеры белән йөрүче, 4 -...
-
Быел Татарстанда сигез яңа бассейн һәм биш спорт залы кулланылышка тапшырылачак
Торак пунктлардагы аерым спорт объектлары төзелеше программасына 1 млрд 692 млн акча бүленгән. (Казан, 31 гыйнвар, "Татар-информ", Лилия Чанышева). Татарстан районнарында быел җәй сигез яңа бассейн һәм биш спорт залы кулланылышка тапшырылачак. Бу хакта республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Илшат Гыймаев хәбәр итте. "Республикада спорт объектларын төзүдә...
-
Сарманда «Сандугач» балалар бакчасында «Сак булыгыз юлларда!» дигән чара узды
31 гыйнварда «Сандугач» балалар бакчасында «Сак булыгыз юлларда!» дигән чара узды.Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары юл йөрү кагыйдәләре буенча үзләренең белемнәрен күрсәттеләр. Дәртле җырлар,биюләр,уеннар,персонажлар бәйрәмне тагын да тулыландырды.Кунакка әти-әниләр, район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә тәрбия буенча методисты З.Ш.Гарипова һәм район ЮХИДИ хезмәткәре А.Р.Ситдикова чакырылды.Тирән эчтәлекле бәйрәм һәркемнең күңелендә тирән эз калдырды. Музыка...
-
Александровка белән Рангазарда авыл җыеннары үтте
Бүген Александровка, Рангазар авылларында халык җыеннары үтте. Аларда район башлыгы Фәрит Хөснуллин катнашты һәм район күләмендә башкарылган эшләр турында сөйләде. "Шәфкать" үзәге җитәкчесе Гөлнара Хуҗина халыкка күрсәтелә торган социаль хезмәтләргә, бу өлкәдә булган яңалыкларга тукталды. "Җәлил" агрофирмасы директоры Эдвард Төхбәтуллин игенчелек, терлекчелек тармагы буенча ирешелгән уңышларны барлады. Полиция участок инспекторы...
-
Район Башкарма комитетының архив бүлеге бинасы ремонтлана
«2016-2020 елларга Татарстан Республикасында архив эшен үстерү» дәүләт программасы кысаларында район Башкарма комитетының архив бүлеге бинасында ремонт эшләре башланды. Әлеге программа буенча барлык архивларда эш урыннары моноблоклар белән җиһазлана, архив бүлегенә ул кайтарылган. 2017 елдан муниципаль архивлар өчен грантлар программасы булдырылды. Анда катнашып җиңеп, профессиональ сканер, видеокамера, экран, электрон указка...
-
Гөлфәния ханымга министрлыкның Почет грамотасы тапшырылды
Сарысаз Тәкермән авылы фельдшер-акушерлык пункты мөдире Гөлфәния Мөхәммәтшина халык сәламәтлеген саклау тармагындагы күпьеллык тырыш һәм нәтиҗәле хезмәте өчен һәм юбилее уңаеннан Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгынң Почет грамотасы белән бүләкләнде.
-
Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында 18 мартта узачак Президент сайлауларына багышланган пресс-конференция узды
Журналистлар белән очрашуга Татарстан Республикасының Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов килгән иде. Ул бүгеннән, ягъни 31 гыйнвардан, сайлаулар көнне үзең булган урында сайлау өчен, сайлаучылар исемлегенә кертүгә гаризалар кабул ителә башлавын белдерде. Бүгеннән гаризаны территориаль сайлау комиссияләрендә, күпфункцияле үзәкләрдә, шулай ук Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы аша бирергә мөмкин. 25...
-
“Кайсыгызның кулы җылы, бәйлисе бар йөрәкне” хәйрия акциясе дәвам итә
"Кайсыгызның кулы җылы, бәйлисе бар йөрәкне" хәйрия акциясенә Иске Минзәләбаш авылында яшәүче Ашрафуллина Флера да кушылды.Ул, "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге"нә үзенең бәйләнгән оекбашларын биреп җибәргән.
-
Райондашлар,төшке ашларыгызга "Французча кәтлит"ләр пешерергә тәкъдим итәбез
Французча кәтлитләр Ингредиентлар: - 900 гр тавык түше филесы - 5 йомырка - 1 аш кашыгы майонез - 2 аш кашыгы он - укроп,петрушка, яшел суган - тоз,борыч - үсемлек мае https://vk.com/tatarshlari
-
Райондашлар,белеп торыгыз:галимнәр иң зарарлы ризыкны ачыклаган
Югары холестеринлы ит һәм сөт продуктлары яман шеш авыруының үсешен берничә йөз тапкыр арттыра. Лос-Анджелес галимнәре шундый ачыш ясаган. Lpcat3 аксымы фосфолипидны синтезлый. Аның эшчәнлеге туктаса, холестерин тиз арада күтәрелә. Ә холестирин тиз арада арта башлый икән, эчәкләрдә "начар" күзәнәкләр саны да күбәя. Ә бу, үз чиратында, яман шеш авыруы...
-
Какая погода ждет сегодня сармановцев ?
Облачно с прояснениями. Небольшой снег, метель. Ветер юго-восточный 7-12 м/с, местами порывами до 18 м/с. Минимальная температура воздуха ночью 13..-16º,максимальная температура воздуха днем -11..-14º. На дорогах гололедица.