30 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Төннәрегез тыныч, йокыларыгыз тәмле булсын, Сарманлылар.
фото:https://pixabay.com/ru/photos/ алынды.
-
Район студентлары өчен дә алдагы уку елына стипендия артачак
2018 елның 1 сентябреннән Русия студентларының стипендияләре 4 процентка артачак. Русиянең мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева белдерүенчә, 2018 елда стипендия фонды күләме 3 млрд 700 млн сумга артачак. Фото: https://pixabay.com/ru/ Материал: http://almet-rt.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/aldagy-uku-elynda-stipendiya-artachak
-
Җәлил интернат- йортында очрашу үткәрелде
Билгеле булганча, 3 декабрьдә без Халыкара инвалидлар көнен билгеләп үтәбез, ә 1-10 декабрь көннәрендә ул декада буларак уздырыла. Әлбәттә, бу көнне "бәйрәм көн" дип атау бик үк дөрес тә булмас. Ул, беренче чиратта, җәмәгатьчелекнең игътибарын мөмкинлекләре чикле булган кешеләрнең проблемаларына, аларның кешелек горурлыгын саклау, хокукларын, иминлекләрен яклауга юнәлтү өчен уздырыла....
-
"Шәфкать" үзәгенә мунчага килегез
Инвалидлар коне унаеннан «Шэфкатъ» халыкка хезмэт курсэту узэгендэ 2 декабрьдэ инвалидлар очен бушлай мунча хезмэте курсэтэ. Тел.2-41-51, 2-50-64 материалны:КЦСОН-Shefkat-s ktsson 1 Ktsson.Shefkat-s@tatar.ru җибәрде. фото:https://pixabay.com/ru/photos/ алынды.
-
Сарманда балалар хәрәкәте активистлары киңәште.
Район мәгариф бүлегенең утырышлар залында гомумбелем бирү учреждениеләрендә балалар хәрәкәтен үстерү мәсьәләсенә багышланган "Бердәмлек" балалар иҗтимагый берләшмәләре район советының киңәшмәсе үтте. Анда балалар берләшмәләре активистлары, педагог-оештыручылар катнашты. Хәрәкәт активистлары үзләре укый торган мәктәпләрдә алып барыла торган чаралар белән таныштырдылар, үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. фото һәм язма материал авторы Роза Ганиева
-
Сарман халык театры сәхнәләштергән "Ай тотылган төндә" спектаклен сезгә тәкъдим итәбез, дуслар
-
Өчөйле Саклау авылы егетен армиягә озаттылар
Россиядә элек -электән үк Ватанны саклаучы иң хөрмәтле һәм изге профессия булып саналган. Ватанга хезмәт итү ул - ул халыкның тыныч тормышын саклау, үз иленең намусын саклау. "Армия "сүзе латинчадан "коралландырылган " диеп тәрҗемә ителә. Ләкин армия коралы белән генә түгел, ә үзенең кыю, батыр солдатлары белән көчле. Ә тыныч...
-
Дүсем авылы чатындагы "Визит" кибете каршында юл-транспорт вакыйгасы булган
фото:https://vk.com/djalil_dps алынды.
-
Ветераннар оешмасы грант отты
Гражданлык җәмгыятен үстерүгә Россия Федерациясе Президенты грантларын бирү буенча конкурсның быел икенчесе уздырылды. Анда район ветераннар (инвалидлар) оешмасы советы, «Без бик тыйнак халык» исемле проект белән катнашып, «Мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге проектларга булышлык» номинациясендә грантка ия булды. Акчалар 2018 елда Питрау бәйрәме уздыруга юнәлтеләчәк.