30 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Районда “Ел тәрбиячесе” ачыкланды
Бүген, 30 ноябрь көнне Җәлил поселогының 7 нче санлы "Ләйсән" балалар бакчасында "Ел тәрбиячесе-2017" бәйгесе үтте. Анда Сарман һәм Җәлил балалар бакчаларыннан 11 тәрбияче катнашты. Беренче урынны Җәлил поселогының "Каенкай" балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлйөзем Иванова яулады, икенче урынны - Сарманның "Сандугач" бакчасы тәрбиячесе Гөлшат Мостафина, өченче урынны Җәлил поселогының "Теремкәй"...
-
Илексаз мәктәбендә тылсымлы куллы укучылар укый
Илексаз мәктәбендә "Тылсымлы куллар" журналы редакторы Ландыш Фазуллина кунакта булды. Мәктәптә алдан ук рәсем конкурсы уздырылды. Иң яхшы дип табылган рәсемнәрдән, кул эшләреннән күргәзмә ясалды. Очрашуга укучыларның әти-әниләре дә килделәр. Иң элек гаиләдә рухи тәрбия, әти-әнинең бала тәрбияләүдәге роле турында әңгәмә үткәрелде. Укучылар, ике командага бүленеп, төрле уеннар да уйнадылар.
-
Шәрләрәмәдә балалар әниләренә кояш гомере телиләр
Шәрләрәмә авылы мәдәният йортында Аналар көне уңаеннан "Кояш гомере телим мин, әнием, сиңа!" дип исемләнгән кичә уздырылды. Анда балалар әниләренә җырга, биюгә, нәфис сүзгә осталыкларын күрсәттеләр. Соңыннан бергәләп чәй эчтеләр, кызыклы уеннар уйнадылар, биеделәр.
-
“Ләйсән” балалар бакчасы: әниләр бар җирдә - җылы бар
Район үзәгендәге "Ләйсән"балалар бакчасының икенче кечкенәләр ясле төркеме нәниләре дә Аналар көне уңаеннан әниләренә бик матур бүләкләр әзерләделәр. Мондый бәйрәмнәр күбрәк булсын, алар балаларны, әти-әниләрне бер-берсенә тагы да якынайталар, әти-әниләргә карата хөрмәт тәрбияләргә ярдәм итәләр, шатлык, куанычлар китерәләр һәм төркемдә дуслык атмосферасы тудыралар. - Кадерле әниләр! Сез - безнең яклаучыбыз,...
-
“Лилия” кечкенәләре рус халкының гореф-гадәтләрен дә өйрәнәләр
Ноябрьнең соңгы атнасы район үзәгендә урнашкан икенче номерлы "Лилия" балалар бакчасында "Рус теле атналыгы" итеп игълан ителде. Атналык барышында балалар рус халкының гореф-гадәтләре, уеннары, милли киемнәре турында белемнәрен ныгыттылар. Рус халык әкиятләре буенча викторина үткәрелде. Әти-әниләр белән берлектә рус халык әкиятләренә иллюстрацияләр ясалды. "Әкиятләр иленә ишек ачабыз" дигән театраль кичәдә...
-
Бүген – салым түләүнең соңгы көне
Хөрмәтле сарманлылар! Бүген - милек салымын түләүнең соңгы көне. Түләү 1 декабрьдән соңга калса, һәр озайтылган көн өчен җыелган пеняны да түләргә туры киләчәк.
-
Район социаль яклау бүлегендә - яңа җитәкче
Гыйльметдинова Лилия Мирзаһит кызы 1967 елда Рангазар авылында туа. Урта мәктәптән соң бер ел район мәгариф бүлегенең пионерлар һәм укучылар йортында методист булып эшли. 1984-1990 елларда Казан Дәүләт педагогия институтында белем ала. 1996 елга кадәр мәктәптә рус теле һәм әдәбиятыннан укыта. Хезмәт һәм мәшгульлек бюросында - әйдәүче белгеч, хәрби комиссариатта...