30 октябрь 2017 яңалыклары
-
Хәерле тыныч төннәр, матур төшләр барыгызга да, райондашлар!
Хәерле кич телим сезгә, дуслар! Чын йөрәктән әйткән сүзләрем. Сезнең белән күңелемне җылытам салкын төннәрендә көзләрнең. гифка из:https://vk.com/public147862424
-
«Тоннель» булды.
23 октябрьдә 16.30 сәг. 17.30 сәг.кадәр вакыт эчендә Салкын Чишмә-Александровка юлынын 5, 6 км да «Тоннель» профилактик чарасы үткәрелде. Барлыгы 37 транспорт чарасы туктатып тикшерелде. 10 кагыйдә бозу очрагы ачыкланды. Кагыйдә бозучылар арасында 1 автотранспорт йөртү таныклыгыннан башка транспорт чарасы белән идарә итүче бар иде. Шулай ук 3 куркынычсызлык каешларын...
-
Хәйрия акциябез дәвам итә
Матбугат үзәге оештырган "Кайсыгызның кулы җылы, бәйлисе бар йөрәкне" хәйрия акциясе дәвам итә. Әлеге изге гамәлгә тагын ике райондашыбыз кушылды. Сарман авылында яшәүче Гүзәл Сәфәрова балаларга күчтәнәчләр алырга матди ярдәм алып килгән, икенчесе - Мортамак авылында яшәүче Сәвия Хафизова. - Лаеклы ялда булгач та, эш күп икән. Аллага шөкер, оныклар...
-
Төшке ашларыгыз тәмле булсын, сарманлылар!
Ашларыгыз тәмле, кәефегез күтәренке, күңелләрегез тыныч булсын, дуслар! видео из:https://vk.com/smart_home?_smt=video%3A2
-
Ә сез әле "шипыланган " дигән билгене куйдыгызмы машинагызга, райондашлар?
27 октябрь көнне үзгәртмәләр гамәлгә керә. Хәзер тәгәрмәчләре шипыланган машина хуҗалары моның турында мәхсус билге ябыштырырга тиеш. Әгәр булмаса, башта ЮХИДИ инспекторы сезгә искәртмә ясый, ә аннан инде штраф түләргә мәҗбүр буласыз. Искәртеп үтәсе килә, штраф 500 сум тәшкил итә.
-
Сарман "Кояшкай" балалар бакчасының икенче кечкенәләр төркеме балалары көзге урманга сәяхәткә бардылар
Аларга анда аю, Көз кызы очрадылар, балаларга күчтәнәчләр бирделәр,беогәләшеп җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәмне музыка җитәкчесе Ләйсән Абдулвалеева әзерләде. Тәрбиячеләр Насибуллина Голшат һәм Сабитова Эльмира фото һәм материал Айсылу Билалова
-
“Лилия” балалар бакчасында “Сөмбелә” бәйрәмен бик күңелле үткәрделәр
Тышта алтын көз! Көз җиткәч табигать гүя бер сихри дөньяга әверелә. Бөтен җир алтын күлмәк кигән кебек була. Көз бәйрәме көн белән төн тигезләшкәндә бәйрәм ителгән. Ул вакытта инде бөтен урып- җыю эшләре тәмамлана, көзге чәчү дә ахырына якынлаша. Уңыш келәтләргә, амбарларга тутырылып беткәч, бәйрәм килә. Ул көнгә алдан мул...
-
“Ләйсән” балалар бакчасының уртанчылар төркемендә “Көзге муллык” дигән бәйрәм иртәсе булып узган
Көз, алтын көз. Бу ел фасылы, башкаларыннан аеруча матур, үзенә генә хас бер төскә керә. Бар табигать сарыга буяла. Кырларда инде уңышны җыеп алдылар., амбарларга салынды.Басулар бушап калды. Бакчаларда да күптәннән инде эшләр тәмамланды. Тиздән салкын көннәр башланыр. Көз турында бик күп шигырьләр, җырлар язылган. Безнең "Ләйсән" балалар бакчасының уртанчылар...
-
Ни өчен арысланнарга проблемалардан качмаска,кәҗәмөгезләргә бернидән дә курыкмаска, ә балыкларга акчаларын туздырырга кирәк икәнен безнең йолдызнамәдән сылтамага кереп белә аласыз
http://astrodama.ru/news/goroskop_na_30_oktjabrja_2017_goda/2017-07-29-3839 фото из:http://pixabay.com/ru/
-
Көрән күзле төркемдәшләребезне бәйрәмнәре белән котлыйбыз!
фото и гиф:https://vk.com/pozdravik
-
Илексаз мәктәбе укучылары яңа һөнәрләре белән танышуларын дәвам итәләр
Илексаз мәктәбе укучылары һөнәрләр белән танышуны дәвам итеп, кунакта почта хезмәткәре - Зарипова Гүзәлия Мирзиян кызының эш урынында булдылар. Авыл җирлегендә почтальон - һәр йортта көтеп алынган кунак ул. Гүзәлия апа берничә ел дәвамында хат ташучы булып эшләп авылдашларының ихтирамын казанган. Очрашуда укучыларга әлеге һөнәрнең бөтен нечкәлекләре белән таныштырды: аның...
-
Хәерле иртә, райондашлар! Яңа атна башы белән! Исән -имин генә эшләп, сау-сәламәт булып, кайгы-хәсрәтсез үткәрергә язсын аны.
Бәхетле булыгыз, бәхетле яшәгез, булган бәхетегезне кулдан ычкындырмагыз, кадерен белегез! фото из:https://vk.com/public100538240