30 октябрь 2015 яңалыклары
-
Сарман районында веганнар бармы?
1 ноябрьдә Халыкара веган көне билгеләп үтелә. Веганнар - ул катгый вегетарианчылар, алар ит һәм балык кына түгел, хайваннардан чыккан башка продуктларны да - йомырка, сөт, бал һәм башкаларны да ашамыйлар. Шулай ук алар тиредән, мехтан, йоннан, ефәктән булган киемнәр кимиләр һәм хайваннарда тест үткән продуктларны кулланмыйлар. Мондый катгыйлыкның сәбәбе...
-
Ял көннәрендә Сарманда һава температурасы нольдән түбән булачак
Бу атнаны ял көннәрендә Сарманда пычрак булмаячак. G!Smeteo.ru сайты прогнозлары буенча, шимбә-якшәмбе район үзәгендә һава температурасы нольдән түбән булачак, азрак кар да төшкәләячәк.
-
Тарихчы-археологлар Сарман районында булдылар
Татарстан Фәннәр Академиясенең Ш.Мәрҗәни исемендәге Тарих институтының татар-болгар цивилизациясе тарихы бүлеге мөдире Альберт Борһанов хәбәр итүенчә, быел көз һәм 2016 елның язында районның борынгы, урта гасыр һәм яңа чорларын өйрәнү буенча фәнни-тикшеренү эшләре үткәреләчәк. Галимнәр, октябрь аенда килгәч үк , районда бронза чоры (безнең эрага кадәр II мең ел элек)...
-
"Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" "Әни белән янәшә" дигән конкурс игълан итә
Нәрсә генә эшләсәк тә, кайда гына булсак та - әниләр һәрчак безнең янда булырга тырышалар. Әлбәттә, һәркемнең диярлек алар белән истәлекле фотолары бар. Әниләрегез белән тарихка кереп калган кызыклы фотоларыгыз булса, sarmangazetam11@mail.ru электрон адресына җибәрегез. "Әни белән янәшә" дип исемләнгән конкурста катнашыр өчен кечкенә чагыгызда төшкән дә, хәзерге вакытта сурәтләнгән...
-
Сарман редакциясендә бердәм язылу көне үтәчәк
Алда безне бәйрәмнәр көтә. Ә бәйрәмдә бүләк тә алсаң, ул икеләтә куанычлы була. 4 ноябрьдә билгеләп үтелә торган Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан «Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге» дә газетага бердәм язылу көне уздырырга булды. Хөрмәтле абунәчеләребез, 4 ноябрь ял көне булганлыктан, без 5 ноябрьдә редакциядә газетабызга 2016 елның беренче яртыеллыгына яздыру үткәрәбез....
-
Сарманлылар комета күрә алачаклар
Иртәгә, 31 октябрьдә, Җирдән чагыштырмача ерак түгел (галәм масштаблары буенча) - 486 мең километр ераклыкта - Энке дип исемләнгән сүнгән кометаның үзәге очып үтәчәк. Ул өч елдан тагын безнең планета яныннан узачак, тик күпкә ераграк арадан - 40 миллион километр, дип фаразлый галимнәр.
-
"Сарман"га 2016 елның беренче яртыеллыгына иң күп кеше яздырган оешманы бүләк көтә
Якыннарың, танышларың, үзеңнең хезмәттәшләрең турында район газетасы битләрендә язмалар күрү кемне дә куандырадыр, дип уйлыйбыз без. Шулай булмаса, күпләр, истәлекле даталар, юбилейлары уңаеннан туганнары, дуслары турында язуыбызны сорап, безгә мөрәҗәгать итмәсләр иде. Һөнәри бәйрәмнәр алдыннан да редакция бусагасын таптаучылар ешая, коллективның эше, матур традицияләре турында райондашларга җиткерәселәре килә. Мондый язмаларны...
-
Сарманлылар сәяси репрессияләр корбаннарын искә алалар
30 октябрьдә Сәяси репрессияләр корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. Бу көнне сәяси реппрессияләр нәтиҗәсендә һәлак булган яки зыян күргән кешеләрнең истәлегенә мәтәм акцияләре һәм истәлекле чаралар (митинглар,репресияләнгәннәрнең һәйкалларына тәкыялар салу, уку йортларында "Хәтер дәресләре" һәм башкалар) үткәрелә. "Хәтер дәрес"ләренә әлеге вакыйгаларның шаһитлары чакырыла.
-
Икенче атнада район газетасы бер генә мәртәбә чыгачак
Икенче атнада, бәйрәм ялларына туры килү сәбәпле, район газетасы бер генә мәртәбә - 5 ноябрьдә чыгачак. Шуңа күрә, белдерү, реклама яки котлау бирәсегез булса, ашыгыгыз. Аларны дүшәмбе - 2 ноябрьдән дә соңга калмыйча бирүегез сорала.