30 октябрь 2013 яңалыклары
-
Хэллоуин Сарманга да килеп җитте
Великобритания һәм Төньяк Ирландиядә үзенең тарихын башлап җибәргән Хэллоуин бәйрәме Россиядә елдан-ел популярлаша. Менә ул Сарманга да килеп җитте. 30-31 октябрь көннәрендә Сарман урта мәктәбендә Хэллоуин бәйрәме уза. Бу бәйрәмне үткәрү матур традициягә әверелеп бара.
-
Сарманлылар "Аҗаган"да уңышлы чыгыш ясады
24 октябрьдә Әлмәт шәһәрендә "Аҗаган" хәрби-спорт уенының зона этабы үткәрелде. Анда Әлмәт, Сарман, Азнакай, Бөгелмә, Баулы, Лениногорск, Ютазы, Мөслим, Зәй районнары командалары катнашты. Безнең район данын Җәлил икенче мәктәбе укучылары якладылар. Катнашучылар сигез төрдә үзләренең көчләрен сынадылар: сафта йөрделәр, аттылар, Калашников автоматын сүтеп җыйдылар, тарихыбызны ничек белүләрен күрсәттеләр, тематик плакатлар...
-
Сарманда Юл һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне узды
Әлеге чара митинг формасында үткәрелде. Чарада Сарман районы ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Дамир Йосыпов, Юл иминлеге программаларын финанслау дирекциясенең район бүлеге җитәкчесе Алсу Ситдыйкова, Сарман муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Раушан Солтанов, 131 янгын часте начальнигы Илдар Гыйззәтуллин, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Әхмәдуллин, Мәлик хәзрәт, Сарман гимназиясе...
-
Сарманда иясез ачкыч бәйләме табылды
Сарман редакциясендә ачкыч бәйләме үзенең хуҗасын көтә. Әгәр фото буенча ачкычыгызны танысагыз, редакциядән килеп алыгыз.