30 июль 2013 яңалыклары
-
Морбаш авылының атаклы кешеләре турында китап чыккан
Күптән түгел "Без - авыл балалары" дигән китап дөнья күрде. Аның авторы - СССР матбугат отличнигы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Равил Гыймадиев. Бу җыентык - авторның өченче китабы. Ул Морбаш авылының күренекле шәхесләренә багышланган. Китапта аларның эшләре, уйлары аша Морбаш авылы кешеләренең авыр тормышы, аларның киләчәккә өметләре чагылыш тапкан.
-
Сарманда хуҗасыз казлар йөри
Сарманның Профсоюз урамында инде берничә көн иясез казлар йөри. Алар хуҗаларын сагынып, каңгырап көн күрә. Белешмә өчен телефон: 89178697854
-
Сарман кешесен Азнакайда талаганнар
Күңел ачып алганнан соң, Сарман районыннан булган ир-ат Азнакай районы Әгерҗе авылы буасы ярында йокыга китә. Уянгач, муенындагы алтын чылбырының hәм кесәсендәге кәрәзле телефонының юклыгына тап була. Ир кеше 39 мең сумлык зыян күрә.