30 май 2016 яңалыклары
-
Район мәктәпләренең 11 нче сыйныф укучылары рус теленнән бердәм дәүләт имтиханы бирделәр
Бүген район мәктәпләренең 11 нче сыйныф укучылары рус теленнән бердәм дәүләт имтиханы бирделәр. 27 майда алар география һәм рус әдәбияты фәннәре буенча имтихан биргәннәр иде инде. Чираттагы имтихан - 2 июньдә математикадан.
-
Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин #ПодпишиРодителей #ПодпишиБлизких акциясенә кушылды
"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте газета-журналларга яздыру кампаниясе барышында #ПодпишиРодителей #ПодпишиБлизких хэштегы белән "Әти-әниеңне, якыннарыңны Татарстан ММЧна яздыр" акциясе игълан итте. Аңа беренчеләрдән булып җәмгыятьнең генераль директоры Андрей Кузьмин кушылды. Акцияне хуплаучылар арасында министрлар, депутатлар, район башлыклары һәм башкалар бар. Шул исәптән үзебезнең район башлыгы - Фәрит Хөснуллин да. - Мин "Сарман"...
-
Янурыс авылы мәдәният йорты территориясендә балалар мәйданчыгы төзелде
Янурыс авылының мәдәният йорты территориясе төзекләндерелде: яңа койма тотылды, үләннәр чабылды, корыган агачлар киселде, балалар мәйданчыгы урнаштырылды. Балалар мәйданчыгы 2016нчы елның үзара салым акчасына алынды. Урнаштыру эшләрен ата-аналар башкарды.
-
Район Советында дүшәмбе киңәшмәсе үтте
Район Советында бүген чираттагы дүшәмбе киңәшмәсе узды. Аны муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды. - Балаларның җәйге яллары башлана. Каникуллар вакытында аларның ялларын нәтиҗәле оештыру, сәламәтлекләрен кайгырту, нәрсә белән шөгыльләнәчәкләрен алдан планлаштырырга, уңайлы шартлар тудырырга кирәк, - диде ул һәм сүзне әлеге өлкәдә җаваплыларга бирде. Иң беренче булып район...
-
Иске Кәшер Сабан туенда Зөлфәт Зиннуров җырлаячак
4 июньдә Иске Кәшер авылында Сабантуй булачак. Анда мөхтәрәм кунаклар килүе дә көтелә. Халыкны үзләренең җырлары белән Зөлфәт Зиннуров, Айнур Каюмов, Диләрә Шәйхиева һәм Алия Исрафилова сөендерәчәкләр. Dj Royal, матур көйләр куеп, дискотека оештырачак. Рәхим итегез! Зөлфәт Зиннуровның ВКонтакте челтәрендәге шәхси битеннән фото
-
Сарманлылар #ПодпишиРодителей #ПодпишиБлизких акциясенә кушылдылар
"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте матбугатка язылу кампаниясенең иң кызган вакытында #ПодпишиРодителей #ПодпишиБлизких дип исемләнгән флешмоб-акция игълан итте. Аңа район халкы да актив кушылды. Акциянең асылы шунда - "Почта России" сайтына яки Дәүләт хезмәтләре (Госуслуги) порталына кереп, кирәкле матбугатны сайларга һәм банк картасы белән түләргә кирәк. Әлбәттә, бернинди дә чиратта торасы юк....