30 апрель 2014 яңалыклары
-
Коррупциягә каршы көрәшнең нәтиҗәләре буенча сарманлыларның фикерләре аерыла
Соңгы елларда коррупция илнең төп проблемаларының берсе булып тора. Аның буенча төрле комиссияләр эшли, семинарлар уза, барлык дәрәҗәдә дә көрәш бара. Ул көрәшнең нәтиҗәсе бармы соң? Моны без сораштыру аркылы белергә булдык. Курыкмагыз, ул тулысынча аноним рәвештә үтәчәк.
-
Иганәбашта кан чиреннән вафат булганнарны искә алдылар
Бу - Җиңү язы Күңелләр һаман да әрни, йөрәкләр сыкрый әле Нәрсә ул бәхет? Моңа, мөгаен, сугыш афәтен кичкәннәр, ул чорның бар авырлыгын үз җилкәсендә татыганнар гына нигезле җавап бирә аладыр. Ач, ялангач халыкның, хәлсезлектән аяк атлар мөмкинлеге калмаса да, бар тапканын фронтка җибәреп, шуның белән булса да, Җиңүне якынайтырга...
-
Сарман редакциясе "Минем яраткан музыка уен коралым" дигән фотоконкурс игълан итә
Узган елны да, бу елны да Сарман аграр көллияте студентлары безнең белән бергә һөнәри юнәлеш концертлары үткәреп йөрделәр. Музыка коралында уйнау - үзе бер һөнәр бит ул. Бәлки сезнең арада да, хөрмәтле газета укучылар һәм интернет кулланучылар, музыка коралларында уйнаучылар бардыр? Булса, үзегез турында кыскача язманы (кем, кайдан) һәм уен...
-
Сарманлылар район газетасына бәйрәм көннәрендә дә языла алалар
Әгәр дә "яллар җиткәнче "Сарман" газетасына язылып кала алмадым, нишлим икән?", дип, кайгырсагыз, сезне тынычландырырга ашыгабыз: Сарман почта бүлекчәсе 1-3 май көннәрендә дә эшләячәк. 1 майда эш сәгате - 9:00-14:00, 2-3 май көннәрендә - график буенча. Шулай булгач, сезнең бу көннәрдә дә район газетасына язылу мөмкинлеге бар.
-
Сарманлыларны ялларда болытлы һава көтә
Ял көннәрне планлаштыра башладык, тик менә һава торышы моңа нинди карашта икән? G!Smeteo сайты хәбәр иткәнчә, 1-4 май көннәрендә Сарманда болытлы булачак, яңгыр да төшәчәк, шимбә көнне яшен дә көтелә. Җылылыкка җылы алай, тик, яңгыр яуса, эшли дә, ял итә дә алмассың. Планнарны үзгәртергә туры килмәгәе.
-
Сарманлылар ялларын алдан планлаштырып куялар
Иртәгә май ае башланып китә, димәк, дүрт көн яллар башланып китә. Күпләр инде алдан ук нәрсә белән шөгыльләнәсен планлаштырып куйганнардыр. Әле һаман да нәрсә эшләргә белмәгәннәр дә бардыр. Ник багып утырырга, әйдәгез, сораштыру үткәрик. Ул аноним рәвештә булачак.