30 март 2015 яңалыклары
-
Район газетасына вакытыннан алда язылырга бер көн вакыт калды
2015 елның икенче яртыеллыгына газета-журналларга вакытыннан алда язылу бара. Вакытлы матбугатка, шул исәптән район газетасына да, почта хезмәтләре күрсәтү, кәгазь хаклары арту сәбәпле,1 апрельдән яздыру бәяләре артачак. Шуңа күрә, озакка сузмыйча, район газетасына язылып куйсагыз, күңелегез тыныч булыр. Бер көн вакыт калып бара. ӘЛЕГӘ ТҮБӘНДӘГЕ БӘЯЛӘРДӘН ЯЗЫЛА АЛАСЫЗ: аерым кешеләр...
-
Район боксчылары Республика турнирыннан җиңү белән кайттылар
26-28 март көннәрендә Алабуга шәһәрендә Россия спорт мастеры, милиция майоры Евгений Муньков истәлегенә багышланган бокс буенча II Республика турниры узды. Анда 17 шәһәр һәм районнан (Удмуртиянең Ижау шәһәрен дә исәпкә алып) 108 спортчы катнашты. Сарман урта мәктәбе укучысы Динар Зыятдинов (2001 елгы, 43 килограммга кадәр авырлык категориясе) өч тапкыр җиңде...
-
Сарман егетләре үз хокукларын беләләр
26 мартта Әлмәт политехника техникумында "Призывникларның хокуклары" темасына хокук белеме мәктәбе зональ дәресләре үтте. Бу чара Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская һәм Татарстан Республикасының хәрби комиссары Сергей Погодин белән хәрби хезмәткә алыначак яшьләр белән очрашу максатыннан уздырылды. Монда Әлмәт, Азнакай, Мөслим, Актаныш, Чермешән, Минзәлә, Сарман районыннан...
-
Сарман китапханәсендә яңа күргәзмә ачылды
Сарман үзәк китапханәсендә "Гөлләр киләдер җиһанга яз белән" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли башлады. Күргәзмәдә бүлмә гөлләрен һәм бакча чәчәкләрен утырту, тәрбияләү турында китаплар урын алды. Күргәзмә 25 марттан 30 апрельгә кадәр эшлb/ Тулырак фоторепортаж карагыз
-
Район Советында чираттагы дүшәмбе киңәшмәсе узды.
Аны муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Хөснуллин алып барды. · Хәрби хезмәткә көзге чакырылыш нәтиҗәләре һәм агымдагы елның язгы чакырылышына әзерлек турында Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссариат бүлеге начальнигы Дашгын Гасанов чыгыш ясады. · Санитар-экологик икеайлыкка әзерлек хакында район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Раушан...
-
Өчөйле Саклауда зур концерт узды
Өчөйле Саклау авыл клубында Татарстанның атказанган артисты Равил Галиев,халыкара фестиваллар лауреаты Сиринә Исламова, яшь җырчы Сәйдәш Галиев,яшь биюче Әминә Галиева,баянист ,оператор Шәфәгать Салиховлар катнашында зур концерт булды.Саклаубаш авыл җирлеге башлыгы Мухаметгараев А.Ф. артистларга рәхмәт белдерде,иҗади уңышлар теләде.
-
Сарман кызлары районга җиңү белән кайттылар
Карашай- Саклау авылының "Тамчы" дуэты( Алия Лотфуллина- 15 яшь һәм Айзилә Миннебаева- 15 яшь) Алабуга шәһәрендә узган "Алло, мы ищем таланты" дип аталган Республика күләмендә узган конкурста катнашты. "Катюша" һәм " Агыйдел каты ага" җырлары белән " Народный вокал" номинациясендә II дәрәҗәле диплом алдылар.