29 декабрь 2016 яңалыклары
-
"Кыш Бабай белән бергә" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләдек
Без "Кыш Бабай белән бергә" конкурсында җиңүчеләр - Шәрләрәмә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр турында хәбәр иткән идек. Алар бүләкне дә килеп алдылар инде. Аны балаларның тәрбиячесе Эльмира Гатиятуллина килеп алды.
-
Илексаз мәктәбендә Яңа ел бәйрәме үтте
Нинди генә вакытта да Яңа ел иң матур, якты, тылсымлы бәйрәм булып тора. Бар җир дә матур итеп бизәлә, күз явын алырлык була. Ә Яңа елның иң төп бизәге, әлбәттә, матур итеп бизәлгән чыршы агачы. Урман гүзәле чыршы үзенең хуш исе, әкияти сихрилеге белән бәйрәм рухын тагын да арттыра. Илексазлылар...
-
Сарманның беренче санлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы мини-футбол турнирында җиңде
27 декабрьдә Минзәлә шәһәрендә егетләр арасында Кыш Бабай призына мини-футбол буенча турнир үтте. Ярышта Сарманның беренче санлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы беренче урын алып кайтты.
-
Сарманда "Тоннель" профилактик чарасы узды
Кичә Сарманда 11.30 сәгатьтән 13.30 сәгатькә кадәр район ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторлары һәм полиция участок уполномоченныйлары тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау буенча «Тоннель» профилактик чарасы уздырылды. 52 транспорт чарасы туктатып тикшерелде. Шулар арасында 15 кагыйдә бозучы ачыкланды: 8 - куркынычсызлык каешларын кулланмаучылар, 3 - иминиятләү полисыннан башка йөрүчеләр һәм башкалар....
-
"Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге"нең филе белән фотога төшүчеләр күп
Без, "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" хезмәткәрләре, быел үзәк ял паркында кардан фил ясадык. Аның белән фотога төшүчеләр шактый икән. Без дә калышмаска булдык һәм филебез белән фотога төштек.
-
Шәрләрәмә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр "Кыш Бабай белән бергә" конкурсында җиңделәр
Дуслар! "Кыш Бабай белән бергә" конкурсы тәмамланды. Анда Шәрләрәмә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр җиңделәр. Җиңүчеләрне бүләк көтә. Сезне нәтиҗәләр белән таныштырабыз:
-
Шәрләрәмә хоккей кортына чишенү бүлмәсе-вагон урнаштырылды
Шәрләрәмә авылында яшьләр инициативасы белән төзелгән хоккей кортына «Татнефть» җәмгыяте грантына отылган чишенү бүлмәсе-вагон урнаштырылды.
-
Район почта бүлекчәләрендә "Сарман"га 30 декабрьгә кадәр яздыралар
Дуслар! Әгәр дә район газетасына 2017 елның беренче яртысына язылып өлгермәгән булсагыз, борчылмагыз - район почта бүлекчәләрендә "Сарман"га һәм "Новый Сарман"га 30 декабрьгә кадәр (шул көнне дә кертеп) яздыралар. "Сарман" газетасына ярты ел өчен яздыру бәяләре түбәндәгечә: аерым кешеләр өчен - 621 сум, оешмалар өчен - 711 сум, альтернатив подписка...