29 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Иске Кәшер урта мәктәбенең "Миләш" мәктәпкәчә яшьтәге төркемендә Әниләр көнен билгеләп үттеләр
Иске Кәшер урта мәктәбенең «Миләш» мәктәпкәчә яшьтәге төркемендә Әниләр көнен билгеләп үттеләр. Бәйрәмгә әниләр генә түгел, әтиләр дә, әбиләр дә, абый-апалар да килде. Балалар әниләргә җырлар, биюләр бүләк иттеләр, «Өч кыз» әкиятен сәхнәләштерделәр. Мондый чаралар балаларда Әниләргә, гаиләгә карата хөрмәт хисләре тәрбияли, игътибарлы булырга өйрәтә. Соңыннан балалар әниләргә нәни куллары...
-
Иске Кәшердә “шаян шалканнар” яши
Иске Кәшер авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче гаилә театрында яңа иҗат төркеме барлыкка килде. Әниләр көнендә әлеге театр артистлары "Шаян шалкан" әкиятен сәхнәләштерделәр. Тамашачылар бәйрәмнән шат күңел белән кайтып киттеләр.
-
Зур Нөркәй нәниләре дә әниләр көнен бәйрәм иттеләр
Зур Нөркәй балалар бакчасы нәниләре дә әниләрен бәйрәм белән котладылар. Балам, диеп, әниебез Эндәшә безгә көн дә. Әнием, дип, әнкәемә Җавап бирәбез без дә, диләр алар. Алар әниләренә "Өч кыз" әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Бәйрәмдә шулай ук "Әнием, кадерлем" дигән иҗат конкурсында катнашучы әниләргә грамоталар тапшырылды.
-
«Тоннель» операциясе үткәрелде
26 ноябрь көнне 20.15 сәгатьтән 21.45 сәгатькә кадәр Сарманда район ЮХИДИ бүлекчәсе тарафыннан «Тоннель» профилактик чарасы үткәрелде. Аның барышында 36 транспорт чарасы тикшерелде. Барлыгы 5 юл йөрү кагыйдәсен бозу очрагы ачыкланды. Кагыйдә бозучылар арасында 1 исерек килеш транспорт чарасы белэн идарә итүче дә бар иде. Калганнары - төзек булмаган транспорт...
-
Күтәмәле мәктәбендә әниләр бәйрәме үзенчәлекле үтте
Күтәмәле мәктәбенең мәктәпкәчә белем бирү төркемендә Әниләр бәйрәме үзенчәлекле үткән. - Бәйрәм, чыннан да, әниләр һәм әбиләр өчен көтелмәгәнчә һәм шаккатыргыч булды. Балалар бәйрәмне тәрбияче апалары Сираева Ландыш һәм кече тәрбияче Фәттахова Гөлнара үз куллары белән теккән татар кызлары, егетләре күлмәкләрен киеп башлап җибәрделәр. Бәйрәм буеннан-буена татар халык йолалары, гореф-гадәтләре...
-
Бала тудыру йортында сабый каршы алу тантанасы үткәрелде
Әниләр көне уңаеннан Сарман районы бала тудыру йортында сабый каршы алу тантанасы булып узды. Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге белгечләре Рөстәм һәм Эльза Фаретдиновлар гаиләсен икенче уллары туган көн белән тәбрик иттеләр.
-
Сарман әниләре “могҗиза көттеләр”
Сарман мәдәният йортында Аналар көне уңаеннан "түгәрәкләнеп килүче" әниләр белән "Могҗиза көткәндә" дип исемләнгән эчтәлекле һәм кызыклы чара үтте. Бу хакта тулырак язманы "Сарман" газетасының 30 ноябрь саныннан укый аласыз.
-
Зур Нөркәй урта мәктәбендә - “Авыл эте Акбай”
Зур Нөркәй урта мәктәбендә 7 нче сыйныф укучылары Әниләр көнен билгеләп үттеләр. Алар, әниләрен бәйрәм белән котлап, Т.Миңнуллинның "Авыл эте Акбай" спектаклен сәхнәләштерделәр. Аннары бәйрәмне чәй өстәле янында дәвам иттеләр.
-
Түбән Ләшәүдә әниләр “Башваткыч”та уйныйлар
Түбән Ләшәү авылында Әниләр көне уңаеннан "Башваткыч" уены үткәрелде. Бәйгедә авылыбызның иң уңган һәм белемле әниләре үзләренең көчләрен сынашты. Катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
Иске Кәшердә ана назы – җырлы бишек
Иске Кәшер авылында "Ана назы - җырлы бишек" дип исемләнгән зур концерт оештырылды. Концерт үзешчән артистларның, килгән кунакларның котлаулары, җыр-бию, матур шигырьләр белән үрелеп барды.
-
Армиягә китә егетләр
Бүген Сарман хәрби комиссариатында егетләрне армиягә озату тантанасы булды. Өч райондаш, җиде Мөслим районы егете Ватан алдындагы бурычларын үтәргә сәфәргә кузгалдылар. Аларны әти-әниләре, якыннары, дуслары, хәерле юл теләп, озатып калдылар. - Үзебез теләп барабыз. Хезмәт итмәгән егет - чын ир-егет түгел. Һәркем Ватан алдындагы бурычын үтәргә тиеш, - диләр егетләр....