29 октябрь 2014 яңалыклары
-
Җәлил бистәсендә армия сафларына чакырылучылар көне үтте
Җәлил бистәсендә чакырылучылар көне үтте. Сөйләшү чәй өстәле артында булды. Көз айларында армия сафларына китәчәк егетләр, аларның әти-әниләре, Бөек Ватан сугышы, хәрби хәрәкәт ветераннары чакырылган иде. Районда ике ветеранына, Белоруссияне басып алучылардан азат ителүнең 70 еллык юбилее уңаеннан чыгарылган, медаль тапшырылды. Чакырылучылар алдында район советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, хәрби...
-
Куҗакта яхшыны яманнан аерырга өйрәнәләр
28 нче октябрь көнне Куҗак мәдәният йортында «Нәрсә ул яхшы һәм нәрсә ул яман» дип исемләнгән кичә уздырылды. Бер кеше дә үзенең начар юлга басуын теләми. Бүгенге көндә, кызганычка каршы андый балалар бик еш очрый. Бу кичәдә балаларга начарлыкны булдырмау турында сөйләделәр.
-
Кормаш авылында ямьле урам бәйрәме узды
Кормаш авылында әлеге бәйрәм беренче тапкыр үткәрелә. Бәйрәм азан әйтү белән башланып китте. Авылда гармун моңнары яңгырады, матур җырлар җырланды. Бәйрәмнең иң "тәмле" өлеше яшел чирәмдә әзерләнгән, урам буйлап тезелеп киткән өстәлләрдә дәвам итте. Табын артында җыр артыннан җыр суздылар. Тулырак мәгълүмәтне "Сарман" газетасының 29 нчы октябрь номерыннан укый аласыз.