29 октябрь 2013 яңалыклары
-
Җәлилдә призывниклар белән очрашу үткәрелде
29 октябрьдә Җәлил бистәсендә "Девон" кафесында Призывниклар көне үткәрелде. Аңа армиягә чакырылучы һәм чакырылу алдында торучы егетләр, аларның әти-әниләре чакырылды. Аларга иң элек армия хезмәте турында документаль фильм күрсәтелде. Егетләр алдында район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, поселок җирлеге башлыгы Ирек Вафин, республика Хәрби комиссариатының Сарман һәм Мөслим районнары...
-
Сарманда Халыклар бердәмлеге көненә багышланган бәйрәм узачак
1 ноябрьдә район мәдәният йортында "Халкым җәүһәрләре" район фольклор коллективлары конкурсының гала-концерты уздырыла. Ул Халыклар бердәмлеге көненә багышлана. Программада - җиңүче коллективлар, аерым башкаручылар, "Ватан" республика конкурсында катнашучылар чыгышы. 19.00 сәгатьтә башлана. Билет бәясе - 50 сум. Рәхим итегез!
-
Җәлил егете Илнур Нуриев бокс турнирында чираттагы җиңүен яулады
25-27 октябрь көннәрендә Чаллы шәһәрендә "SHIFA" кубогына бокс буенча V Бөтенроссия турниры үткәрелде. Анда профессионаллар арасында дөнья чемпионы, Дәүләт Думасы депутаты Николай Валуев катнашты. 69 килограммга кадәрле үлчәүдәге яшүсмерләр арасында I урынга Җәлил бистәсе егете Илнур Нуриев лаек булды. Татарстан нефтенең 70 еллыгы уңаеннан, 22-24 ноябрь көннәрендә Җәлил бистәсендә бокс...
-
Сарманлылар – Татарстан Республикасы Хоры өчен!
"Россия 1" каналында баручы "Хорлар көрәше" ("Битва хоров") дип исемләнгән телепроектның икенче сезонында Татарстан Республикасы Хоры катнаша. Ул проектта иң яшь хор булып санала. Хорның җитәкчесе - атаклы җырчы Жасмин. Планнарында - проектта җиңү. Әйдәгез, без аларны куәтләп торыйк, хор бит безнең Республика данын яклый!
-
Сарман журналисты Фәнис Яруллин белән бергә хезмәт иткән
Район журналистикасы тормышында Равил абый Гыймадиев исеме аерым урын биләп тора. Юкка гына аны, район журналистларының "атасы", дип атамыйлардыр. Күпме буын аның янәшәсендә эшләргә өйрәнде, аның күркәм сыйфатларын үзендә булдырырга тырышты. Ул кайда гына, нәрсә генә эшләмәсен, һәрвакыт төгәллеге, язмаларының фактларга бай, гаять эчтәлекле һәм кызыклы булуы белән аерылып торды....