29 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Районда чөгендер алу дәвам итә
Бүгенге көнгә ул 4656 гектардан, ягъни игелгән мәйданнарның 51,3 процентыннан казып алынды. Зәй шикәр заводына 129259 тонна чөгендер озатылды.
-
Мәчеткә йөрүчеләр Сарманның Муса Җәлил урамында өмә үткәрделәр
Сөекле Мөхәммәд пәйгамбәребез хәдистә: "Чисталык - иманның бер өлеше", - ди. Шулай ук башка урында аның: "Аллаһ Тәгалә каршында иң сөекле бәндә - кешеләргә файдалы булганы", - дип әйткән бик мәгънәле сүзләре бар. Ошбу хәдисләрне истә тотып, сентябрь аеның алтын матур көннәрен кулланып, Сарман авылының мәчеткә йөрүче халкы "аскы мәчет...
-
Октябрь аенда Сарманда суытачак
Быел сентябрь ае җәй айларында да булмаган җылы һава торышы белән сөендерде. Тик октябрьгә керү белән һава температурасы "күзгә күренеп" төшәчәк. Бу турыда G!Smeteo.ru сайты хәбәр итә. Шуңа күрә җылы көннәрдән файдаланып калыгыз.
-
Бүген Өчөйле Саклауга Өлкәннәр көне уңаеннан Вил Усманов килә
Районга Өлкәннәр көне уңаеннан Вил Усманов һәм аның иҗатташ дуслары концертлар белән килә. Алар кичә, 28 сентябрьдә, - Ләкедә булды, бүген, 29ында - Өчөйле Саклау, иртәгә, 30 сентябрьдә Сарман мәдәният йортларында булачак. Концертларга барлык өлкәннәр һәм 13 сентябрьдә сайлау участокларына беренчеләрдән килүчеләргә, ветераннар хәрәкәте активистларына бирелгән «Мин сайладым, Сарман!» хештегы...