29 август 2017 яңалыклары
-
Профилактик чаралар узды
25, 26, 27 августта кичке якта уткэрелгэн комплекслы профилактик чаралар барышында барлыгы 17 кагыйдэ бозу очрагы ачыкланды. Болар арасында 7 куркынычсызлык каешларын кулланмаучы, 9 - укылмый торган дэулэт номерлары белэн йоруче шоферга административ беркетмэлэр тозелде, ЮХИДИ штрафын вакытында тулэмэуче 1 кеше шулай ук жаваплылыкка тартылды. Бугенге кондэ Республикада «Игътибар-балалар!» профилактик...
-
«Иң яхшы комбайнчы -2017» республика конкурсы дәвам итә
«Иң яхшы комбайнчы -2017» республика конкурсы кызганнан-кыза бара. Ни дисәң дә, 100 мең сумлык Президент премиясен алу - олы дәрәҗә ул. Әлеге премиягә дәгъва кылучылар арасында безнең район механизаторлары да булу - аеруча куанычлы. Конкурс шартлары буенча комбайннар, җитештерүчәнлекләренә карап, дүрт төркемгә бүленгән. Беренчесендә «Нива», «СК-5» кебек комбайннар булса, икенчесендә...
-
Сарманда документаль фильм күрсәтеләчәк
30 август Республика көненә багышлап үзәк ял паркында «Крылатая Казань» документаль кинофильмы күрсәтелэ. Башлана: 19.00 сәгатьтә. Бу фильм герой - лётчик Михаил Девятаевның 100 -яшь тулу уңаеннан төшерелгэн. Шулай ук фильмда Казанның герой - авиаторлары: Мәгубә Сыртланова, Николай Столяровлар турында күрсэтелә.
-
Сарысаз-Тәкермән авылы мәдәният йортында бәйрәм чарасы үткән
29 нчы август көнне, Татарстан Республика көне уңаеннан, Сарысаз-Тәкермән авылы мәдәният йортында, "Татарстан таңнары!" дигән исем астында, бәйрәм чарасы үтте. Авылыбызның үсеп килүче үзешчәннәре тамашачылырга дәртле биюләрен, моңлы җырларын һәм эчтәлекле шигырьләрен бүләк иттеләр. Башкарылган әсәрләрдә туган илгә мәхәббәт һәм ярату хисләре уелган иде.
-
Әлмәттә балалар поликлиникасы ремонтка ябылган
Бу анда баручы ремонт эшләре белән бәйле. 28-31 август көннәрендә нәни пациентларга түбәндәге адреслар буенча хезмәт күрсәтәчәкләр: - Төзүчеләр пр.,30/2 (балалар шифаханәсе стационары) - 2,3,7,10-13,20,30,31 нче участоклар; - Таһиров урамы,1 (сөт кухнясы бинасы) -6,14,21,23-29 нчы участоклар; - Әминов урамы,6 («Педиатр и Я») - 9,15-19 нчы участоклар. Бу көннәрдә табиб-белгечләр кабул...
-
Район басуларында урып-җыю эшләре дәвам итә
Районда урып-җыю эшләре дәвам итә. Сезне 29 августка комбайнчылар арасындагы нәтиҗәләр белән таныштырабыз. Нәтиҗәләр белән танышу өчен түбәндәге сылтама буенча үтегез.https://vk.com/doc200499291_450421398
-
Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәгеннән "бишбармак" рецепты
Бишбармак - казах, кыргыз халкының яраткан ризыгы булып санала. 1 өлешкә: 150-200 г ит, 60-70 г башлы суган, 60-80 г он, 1/5 өлеш йомырка, калганнары - кирәгенчә. Чистарткан, юган сарык итен зур-зур кисәкле итеп пешерәләр, тоз, борыч, лавр яфрагы салалар. Шулпаның өресен җыеп баралар. Итен алып, шулпасын сөзәләр дә икегә...
-
Сарманның Татар Илеге буендагы ял паркында бәйрәм узачак
30 августта Сарманның Татар Илеге буендагы ял паркында Республика көне уңаеннан бәйрәм чаралары узачак. Алар 10.00 сәгатьтә башлана. ПРОГРАММАДА: -хезмәт алдынгыларын һәм җәмәгать эше активистларын бүләкләү; -гер спорты, пауэрлифтинг, армрестлинг, шахмат ярышлары, боксчыларның күргәзмә чыгышлары; -мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләр мәйданчыгы эшли; -мәдәни чаралар:балалар өчен күңелле квест, романслар башкару, фольклор...
-
Иске Имәндә тематик полка эшләнгән
30 август- Татарстан Республикасы көне. Иске Имән авыл китапханәсендә бу көнгә карата "Татарстан -туган җирем " дигән тематик полка эшләнде, күзәтүләр үткәрелде.
-
Күрше районда фаҗига булган
Әлеге вакытта аның кемлеген ачыклау эшләре бара. (Әлмәт, 29 август, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт районы басуында тереләй бер ир-ат янып үлгән, дип яза җирле басма kznlive.ru сайтына сылтама белән. Ир-атның җәсәды суд-медицина экспертизасына җибәрелгән. 24 август көнне Кичүчат авылында "Кичүчат" КФХ будкасында ут чыга. Янгын нәтиҗәсендә будка янып бетә һәм...
-
Районда "Террорга - Юк!" айлыгы игълан ителде
Муниципаль районда милләтара һәм конфессиара ризалыкны ныгыту, террорчылык һәм экстремизмга каршы профилактик чаралар күрү, шулай ук террорчылык идеологиясенә карата җәмәгатьчелек фикерен формалаштыру максатларында, район башлыгының 199 номерлы карары (16.08.2017) белән район территориясендә 1 сентябрьдән 30 сентябрьгә кадәр "Экстремизмга - Юк!" айлыгы игълан ителде. Аның нигезендә чаралар планы булдырылды һәм тиешле...
-
Сарманда яңгыр ява
Ниһаять, Сарманда сарманлылар зарыгып көткән яңгыр ява. Яңгыр ява дип, күңелләрегез төшмәсен, дуслар, сезгә күңелле көннәр телибез!
-
Районда чираттагы дүшәмбе киңәшмәсе узды
Район Советында чираттагы дүшәмбе киңәшмәсе узды. Аны муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды. Көн тәртибе буенча иң элек сүз район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиевка бирелде. Ул 10 сентябрьдә узачак җирле сайлауларга әзерлек, аларны үткәрү мәсьәләләрен, тәртипләрен аңлатты. Шулай ук алда торган бәйрәмнәрне имин, хәвеф-хәтәрсез уздыру буенча саклану чаралары...