29 июль 2017 яңалыклары
-
Сарманлылар кура җиләге ашыйлармы?
Кура җиләге салицил кислотасына бай. Ул ялкынсынуларга каршы көрәшә, тән температурасын төшерә. Шуңа да элек-электән салкын тигәндә кура җиләге белән чәй эчәргә кушалар. 2 аш кашыгы җиләкне 3\4 стакан кайнар суда 15-20 минут төнәтәләр, сөзәләр. Төнәтмәне кайнар килеш көнгә 2-3 мәртәбә 2шәр стакан эчәләр. Ютәл булганда төнәтмә ярдәмендә ингаляция ясарга...
-
Матбугат үзәгеннән вак бәлеш рецепты
Кирәк булачак (бер бәлешкә): 70 г. ит, 15 г. дөге, 20 г. башлы суга, сары май, тоз, борыч, шупа. Иң элек ачы камыр басыла. Моның өчен җылы сөткә чүпрә,шикәр комы, тоз, май салалар. Йомырка сытып яхшылап тулгыйлар һәм он өстәп камыр басалар. Җылы, караңгы урынга калдырып торалар. Камыр 25-30 минуттан...
-
Иртәгә кич Ял паркына мультфильм карарга килегез
Якшәмбе көнне, 30 июльдә кичке 20.00 сәгатьтә район үзәк Ял паркында ачык һавада балаларга мультфильмнар күрсәтеләчәк. Хөрмәтле райондашлар, кунаклар, күңелле сеансларга рәхим итегез!
-
Бүген магнит давыллары булыр дип көтелә
Бүген көчле булмаган магнит давылы күзәтелергә мөмкин дип кисәтә белгечләр. Мондый төр магнит давылы нерв системасы белән проблемалары булган кешеләрдә аеруча чагылырга мөмкин. Аерым алганда, алар тагын да ярсучан була. Шуңа күрә бүген тынычландыра торган дарулар, мелисса белән чәй эчү файдалы булачак.
-
Сарманда иҗат кичәсе үтәчәк
Иртәгә Сарман мәдәният йортында "Илһамлы Сарман" дип аталган иҗат кичәсе үтәчәк. Аның программасына Сарманнан чыккан галимнәр, язучылар, шагыйрьләр, композиторлар белән очрашу һәм Татарстанның атказанган, халык артистлары чыгышы кертелгән. Башлана 13.00 сәгатьтә. Керү ирекле.Рәхим итегез!