29 июль 2014 яңалыклары
-
Сарман районы Петровка Завод авылында яңа ФАП төзеләчәк
Петровка Завод авыл җирлегендә яңа фельдшер - акушерлык пунктына нигез салына башлады.
-
Сарман районы Иске Кәшер авылы зияраты "ай"лы булды
Иске Кәшер авылы Типтәр зияраты изге Ураза аенда "ай" лы булды. 25 июль көнне авыл халкы һәм « Җәлилнефть» идарәсе, авыл җирлеге көче белән яңартылган зияратка ай кую йоласы узды. Бу эшкә көче кергән һәркемгә Алланың рәхмәте яусын!
-
Сарман районы Саклаубаш авыл җирлегендә Веломарафон-2014 ярышлары узды
"Сәламәтлек - зур байлык. Веломарафон - 2014". "Хәрәкәттә - бәрәкәт" диләр татар халык әйтемендә. Бу чыннан да шулай. Спортның нинди төре генә булмасын, ул тәнгә сихәт-сәламәтлек чыганагы. Соңгы елларда урамнарда асфальт юллар яңартылгач, велосипедта йөрүчеләр күбәйде. Велосипед бер яктан хәрәкәт итү җайланмасы булса, икенче яктан сәламәтлек чыганагы. Якын арага барып...
-
"Авылымның гүзәл почмагы". Каташ-Каран авылы табигате күренешләре
"Авылымның гүзәл почмагы" конкурсына Галия Илһамова Каташ-Каран авылы табигатенең матур күренешләрен җибәрде. Авыл табигате сокланып туймаслык.