29 июнь 2015 яңалыклары
-
Районда шторм кисәтүе игълан ителде
Бүгеннән алып 30 июньнең иртәсенә кадәр Татарстанда урыны белән яшеннәр, көчле яңгыр булуы, боз явуы, көчле җил ихтимал. Электр һәм элемтә линияләрендә аварияләр, юл-транспорт һәлакәтләре булырга, начар беркетелгән конструкцияләр җимерелергә мөмкин. Сак булыгыз!
-
Мошенниклар Сарман районында да йөри башлаганнар
Игътибар! Хәзерге вакытта шалтыратып, фатирдагы, йорттагы суның сыйфатын тикшерү өчен анализ ясарга тәкъдим итүчеләр барлыкка килде. Ризалашмагыз! Фильтрны куйгач, суны эчеп карарга кушалар (аңа алар клофелин кушалар), кеше аңын җуйгач, фатирдан бар булган әйберне алып чыгып китәләр. Мондый "белгечләр" Сарман районында да күренә башлаганнар, сак булыгыз! Район җитәкчелегеннән суның сыйфатын...
-
Яңа Әхмәттә балалар спектакль куйды
Яңа Әхмәт авылы укучылары җәй көннәрен бушка үткәрмиләр - авыл күләмендә үткәрелгән төрле кызыклы чараларда катнашырга да вакыт табалар. Узган атнада алар мәдәният йорты директоры Резедә Нәҗметдинова җитәкчелегендә "Таш хыялы" исемле спектакльне сәхнәләштерделәр. Рольләрне Алинә Латыйпова, Гүзәл Даутова, Азалия Галиева, Элина Кәримова башкардылар. Яшәү мәгънәсе турындагы әлеге спектакльне олысы да,...
-
Район Советында киңәшмә үтте
Район Советында чираттагы дүшәмбе киңәшмәсе узды. Аны район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Хөснуллин алып барды. Беренче көн тәртибе буенча сүз "Газпромбанк" филиалы баш белгече Иван Горшенинга бирелде. Ул банкның проектлары, кредит продуктлары турында сөйләде. Агымдагы елның 13 сентябрендә узачак республика Президентын һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлауларга әзерлек һәм...
-
Район мәктәпләрендә чыгарылыш кичәләре үткәрелде
Узган атнада район мәктәпләрендә чыгарылыш кичәләре узды. Түбәндәге фотолар Сарман урта мәктәбенең чыгарылыш кичәсендә төшерелде. Бу хактагы туларак язманы газетаның алдагы саннарында укыгыз.
-
Сарман редакциясе янында балалар башмагы табылды
Яшьләр көнен кемдер шулкадәр нык бәйрәм иткән ки, хәтта башмагын югалткан. Аны бүген без редакция яныннан табып алдык. Әгәр дә фотодагы башмакны танып алсагыз, Сарман редакциясенә Ленин урамы, 17 нче йорт адресы буенча мөрәҗәгать итегез.