Басуларда эш тынмый
Район кырларында чәчүлекләрне тәрбияләү, чиста пар җирләрен эшкәртү дәвам итә.
Карсыз, салкын кыштан соң килгән җылы, явымсыз апрель, май айлары (һава температурасы нормадагыдан 5-15 градуска югарырак булды) үсемлекләрнең һәм, бер очтан, зарарлы организмнарның да үсеш этапларын тизрәк үтүләренә китерде. Район бу күрсәткечләр буенча Казахстан далалары шартларында калды. Апрель аенда явым-төшемнәр...