29 май 2017 яңалыклары
-
Шәрләрәмә авыл җирлегендә универсаль спорт мәйданчыгы сафка басачак
Шәрләрәмә авыл җирлегендә универсаль спорт мәйданчыгы сафка басачак. Аны атна ахырына тапшырырга планлаштыралар. Мәйданчыкта шактый эшләр инде башкарылган. Киртәләре җыелып, баскетбол, волейбол уйнау җиһазлары урнаштырылган. Ачык һавада шөгыльләнер өчен тренажер җайланмалары да куелган, территориясенә үлән чәчелгән. Подрядчы оешма эшчеләре махсус резин җирлек җәяләр. - Бүген җирлек түшәүне төгәлләргә планлаштыралар. Һава...
-
2 ел эчендә Сарман пауэрлифтингчылары 84 медаль һәм 27 Кубок отканнар
2015-2017 елларда Сарманның беренче санлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр 20 республикакүләм ярышларда катнаштылар. Алар арасында - ТР Чемпионаты, ТР Беренчелеге, Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Яшел Үзән, Менделеев шәһәрләре Кубоклары һәм ачык чемпионатлары. Татарстан Чемпионатларында һәм ачык Кубокларда безнекеләр 84 медаль яуладылар (44 - алтын, 28 - көмеш һәм...
-
Саклаубаш мәктәбенең 1 сыйныф укучылары өчен кече Сабантуй оештырылды
26 майда Саклаубаш мәктәбенең 1 сыйныф укучылары өчен кече Сабантуй оештырылды. Балалар бик күңелле ял иттеләр, уйнадылар. Көннәр дә матур торды. Балалар җәйге лагерьда да очрашачаклар.
-
Сарманда сәләтле балалар җыены үткәрелде
Бүген, 29 май көнне, Сарман сәнгать мәктәбендә сәләтле балалар җыены уздырылды. Быелгы уку елында фән олимпиадаларында җиңүче булган һәм призлы урыннар яулаган укучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова сәламләде. Индира Рәисовна, көньяк-көнчыгыш төбәге сәләтле балалар белән эшләү фонды әгъзасы Зәкия Яһудина, мәгариф бүлеге җитәкчесе Әлфәт Зыятдинов, урынбасары Рузилә...
-
Район мәктәпләренең 11 сыйныф укучылары беренче төп дәүләт имтиханнарын тапшыралар
Бүген район мәктәпләренең 11 сыйныф укучылары беренче төп дәүләт имтиханнарын тапшыралар. Алар география, информатика һәм ИКТ фәннәре буенча үтә.
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – имбир чәе
Сезгә имбир чәе рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - имбир - 2-2,5 сантиметр яңа тамыр; - лайм - 1 данә; - кайнаган су - 1 литр; - шикәр - тәм буенча. Имбирне тышыннан чистартабыз һәм нечкә итеп турыйбыз. Имбир телемнәрен зур чәйнеккә яки чүлмәккә салабыз, түгәрәкләп туралган лайм, шикәр өстибез...
-
Сарманның "Сандугач" балалар бакчасында чыгарылыш кичәсе үтте
Сарманның «Сандугач» балалар бакчасында чыгарылыш кичәсе узды. Зур «Белем корабы» балаларны мәктәп юлына озатты. Рус теле тәрбиячесе, Буратино, музыка җитәкчесе, Кирлемән, Җәй кызы, Белем бабай, Укучы кыз белән очрашып, төрле «утраулар» аша узган сәяхәт балаларны «Белем иленә» алып килде. Аларны озатырга яраткан курчаклары, нәни балалар да җыелды. Ә әти-әниләр, әби-бабайлар,...
-
Район мәктәпләрендә "Соңгы кыңгырау" чыңлады
Узган атнада район мәктәпләрендә "Соңгы кыңгырау" чыңлады. Сезгә тантаналардан матур фотоларны тәкъдим итәбез. Әгәр сездә дә андыйлар булса, комментарийларда калдыра аласыз.
-
Зур Нөркәй мәктәбе укучылары Яшь гражданнар форумында актив катнаштылар
26 майда Сарманда Яшь гражданнар форумы үтте. Зур Нөркәй мәктәбе укучылары Форумда актив катнаштылар. Рания Юнысова Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
-
Сарманның "Кояшкай" балалар бакчасында чыгарылыш бәйрәме узды
Сарманның "Кояшкай" балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркеме балаларының чыгарылыш бәйрәме иртәсе үтте. Мәктәпкә бу уку елында 26 бала китә. Бәйрәм бик матур һәм кызыклы булды. Балалар корабка утырып "Белем иле"нә сәяхәткә бардылар. Юлда күп каршылыклар булуга карамастан, барысы да уңышлы булды. Корабны капитан алып барды. Пират, Патшабикә, әби белән малай...
-
Райондашыбыз Люция Зиннурова вафат
28 майда Сарманда гомер иткән Татарстанның атказанган укытучысы Зиннурова Люция Мәснәви кызы вафат булды. Ул 1944 елның 28 февралендә Каташ Каран авылында туа, Сарайлы авылында үсә. 1960 елда, Иске Кәшер урта мәктәбен тәмамлап, Буралы Чишмә авылында китапханә оештыра һәм аның мөдире була. 1966 елда Алабауга педагогия институтын тәмамлый һәм Алексеевский...