29 май 2016 яңалыклары
-
Күтәмәледә узачак Сабантуйга Ләйсән Гыймаева һәм Булат Бәйрәмов киләләр
Күтәмәле авылында 5 июньдә узачак Сабантуй бәйрәменә җырчылар Ләйсән Гыймаева, Булат Бәйрәмов һәм аларның иҗатташ дуслары килә. Волейбол ярышлары да оештырылачак. Өч кешедән торган командалар туплана. Ярышларда катнашу өчен заявкалар кабул ителә. Бәйрәм 10.00 сәгатьтә башлана. Рәхим итегез!
-
Сарманга кичке Сабантуйга Фирдүс Тямаев килә!
Сарманга кичке Сабантуйга автор-башкаручы Фирдүс Тямаев килә. Кичке Сабантуй үзәк ял паркында 5 июньдә узачак.
-
Балаларны яклау көнендә район Пенсия фонды идарәсендә "кайнар линия" эшләячәк
1 июнь - Халыкара балаларны яклау көнендә Россия Федерациясенең Татарстан буенча Пенсия фонды бүлекчәсе пенсия белән тәэмин итү һәм ана капиталы турында сораулар буенча кайнар линия ача. Бу көнне сәгать 9.00 дан 17.00 гә кадәр Татарстан Республикасы буенча 8-800-100-26-27 түләүсез кайнар линиясе телефоннары эшләячәк. Пенсия фонды бүлекчәсе белгечләре ана капиталы...