29 апрель 2015 яңалыклары
-
Җәлилдә полиция рейды үтте
Бүген, 29 апрельдә, Җәлил бистәсендә чираттагы полиция рейды узды. Анда "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" хезмәткәрләре белән берлектә юл-патруль хезмәте инспекторы Фәнис Әхәтов һәм юл-патруль хезмәте инспекторы-стажер Руслан Сәитов чыктылар. Рейд нәтиҗәләре турында газетабызның алдагы саннарыннан укый аласыз.
-
Сарманлылар Бөек Җиңүне кайда бәйрәм итәләр?
Бөек Җиңү бәйрәмен төрле җирдә билгеләп үтеп була. Кемдер үзенең туган ягында, башкалар чит илдә үткәрергә мөмкин. Патриотлык хисе читкә китеп кенә югалмый. Ә сез, хөрмәтле интернет кулланучыларыбыз, 9 Май бәйрәмен кайда үткәрәсез? Җавапларны комментарийларда калдырыгыз.
-
Чурашта тантана үтәчәк
Сарман районы Чураш авылында туып-үскән, хәзерге вакытта читтә яшәүче авылдашларыбыз игътибарына! 23 майда 10.00 сәгатьтә Чураш авылының 300 еллыгын, мәчет ачылуының 20 еллыгын бәйрәм итү тантанасы булачак. Хөрмәтле якташларыбыз, сезнең барчагызны да бәйрәмгә көтеп калабыз! Сораулар булса 8-919-694-89-70 (Люция апа)телефоны буенча шалтыратыгыз.
-
Сарманда "Җиңү хакы" бәйгесенең йомгаклау кичәсе үтәчәк
Хөрмәтле райондашлар! 30 апрельдә 10.00 сәгатьтә "Сарман" кинотеатры бинасында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Җиңү хакы" дип исемләнгән район сәнгатьчә укучылар конкурсының йомгаклау кичәсе үткәреләчәк. Кичәгә сезне дә чакырабыз. Шулай ук укыгыз: Сарманда "Җиңү хакы" дигән сәнгатьчә укучылар бәйгесе үтте
-
Районда атна шәхесләре – Гөлнара Галимова һәм Илсур Сәлимгәрәев
Гөлнара Галимова Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары вазифаларын башкаручы итеп Галимова Гөлнара Әзһәт кызы билгеләнде. Гөлнара Галимова 1973 елда Балтамак авылында туган. Казан финанс-икътисад институтын тәмамлаган. Хезмәт юлын Сарман районы салым инспекциясендә дәүләт салым инспекторы булып башлаган. 2005-2007 елларда -Түбән Кама районара статистика бүлегенең әйдәүче белгеч-эксперты. 2007-2014 елларда -...