28 декабрь 2016 яңалыклары
-
Җәлилнең икенче санлы мәктәбе лагеренда юл йөрү кагыйдәләре буенча викторина узды
Районның берничә мәктәбендә балаларның ялын оештыру максатыннан кышкы лагерьлар эшләп килә. Бүген Җәлилнең 2 нче санлы урта мәктәбе лагеренда «Кышкы каникуллар» профилактик чарасы кысаларында юл йөрү кагыйдәләре буенча тематик викторина уздырылды. Анда 4-6 нчы сыйныф укучылары катнаштылар. Балалар, 2 командага бүленеп, «Светофор» һәм «Җәяүле» командалары исеме астында көч сынаштылар. Юл...
-
Сарманның "Кояшкай" балалар бакчасында Кыш Бабай белән Кар кызын сөенеп каршы алдылар
Сарман авылының "Кояшкай" балалар бакчасында бәйрәм иртәләре гөрли. Кыш Бабай белән Кар кызын балалар сөенеп каршы алдылар. Алар килгәч, бәйрәм тагын да ямьләнде. Балалар шигырьләр, җырлар җырлап, биеп күңел ачтылар. Айсылу Билалова, өлкән тәрбияче.
-
Район почта бүлекчәләрендә "Сарман"га язылуны 30 декабрьгә кадәр озайттылар
Дуслар! Әгәр дә район газетасына 2017 елның беренче яртысына язылып өлгермәгән булсагыз, борчылмагыз - район почта бүлекчәләрендә "Сарман"га һәм "Новый Сарман"га 30 декабрьгә кадәр яздыралар. "Сарман" газетасына ярты ел өчен яздыру бәяләре түбәндәгечә: аерым кешеләр өчен - 621 сум, оешмалар өчен - 711 сум, альтернатив подписка (редакциягә яки үзәк базар...
-
Морбашта Рөстәм Әһелтдинов капка төбен бизәгән
Морбаш авылыннан Рөстәм Әһелтдинов капка төбен кар сыннары белән бизәгән. Анда шулай ук балаларга чана шуу өчен тау да бар.
-
Йортлары янган райондашларыбызга безнең ярдәм кирәк
Саклаубаш авылында янгыннан зыян күргән гаиләгә ярдәм итү өчен, Хәбибуллина Гөлназ Зәкария кызы исеменә «Ак барс» банкында 40817810705213881795 номерлы счет ачылды. Банкның реквизитлары: корреспондент счеты № 30101810000000000805, БИК 049205805, ИНН 1653001805. Матди ярдәм күрсәтергә теләүчеләр авыл җирлегенә мөрәҗәгать итә алалар. Кием-салымнарны "Шәфкать" үзәгендә кабул итәләр.
-
Кәүҗияк мәктәбендә Яңа ел бәйрәме үтте
Кәүҗияк мәктәбендә Яңа ел бәйрәме узды. Бәйрәм укучыларның чыршы тирәсендә әйләнеп, Яңа ел җырларын җырлау белән башланып китте. Кыш Бабай һәм Кар кызын күргәч, укучылар тагын да сөенделәр, үзләренең һөнәрләрен курсәттеләр. Соңыннан Кыш бабай аларга бүләк өләште.
-
Илексазда Солтановлар гаиләсе Яңа елга капка төпләрен бизәде
Илексаз авылында Зинфира һәм Альберт Солтановлар гаиләсе капка төпләренә менә шундый матурлык ясаганнар. Шулай ук укыгыз: Илексаз авыл җирлегендә "Хуш киләсең, Кыш Бабай!" дигән бәйрәм чарасы үтте
-
Сарман матбугат үзәге игълан иткән "Кыш Бабай белән бергә" конкурсында тавыш бирү башланды
Дуслар! "Кыш Бабай белән бергә" конкурсына нәтиҗә ясар вакыт җитте. Әйткәнебезчә, без барлык фотоларны да (һәрбер катнашучыдан берәрне алып) ВКонтакте челтәрендәге "САРМАН": иң яңа хәбәрләр!" төркеменә "Кыш Бабай белән бергә конкурсы" дип исемләнгән альбомга куябыз. "Лайк"лар саны буенча җиңүче билгеләнәчәк, аны билгеләр өчен бер тәүлек бирелә. Игътибар: алдан җыелган "лайк"лар...
-
Сарманда үзәк чыршы ачу тантанасы үтте
Бүген район үзәк ял паркында үзәк чыршыны ачу тантанасы булды. Муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин җыелган халыкны Яңа ел белән тәбрикләде, 2016 елның нәтиҗәләре белән таныштырды, алдынгыларга Рәхмәт хатлары тапшырды. Аннан соң сүзне Кыш Бабай белән Кар кызы алдылар. Алар шулай ук котлау сүзләре ирештерделәр, изге теләкләрен белдерделәр, бүләкләр тараттылар....
-
"Кыш Бабай белән бергә" конкурсы. Җәлилдән Самира белән Сәидә Шәйхуловалар
Дуслар! Бүген без "Кыш Бабай белән бергә" конкурсында катнашучылар өчен тавыш бирүне башлаячакбыз. Ә хәзер чираттагы катнашучыларыбызны - Җәлил бистәсеннән Самира белән Сәидә Шәйхуловаларны каршы алыгыз!