28 ноябрь 2017 яңалыклары
-
«Бөтендонья СПИДка каршы көрәш» атналыгы кысаларында Илексаз мәктәбендә төрле чаралар уздыру планлаштырыла
Дөнья җәмәгатьчелеге 1 нче декабрьне Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне буларак билгеләп үтә. Ул беренче тапкыр 1988 нче елның 1 нче декабрендә, барлык илләрнең сәламәтлек саклау министрлары очрашуында ВИЧ/СПИД буенча мәгълүмат алмашуны киңәйтүгә өндәмә булгач, билгеләп үтелә. Россиядә ВИЧ-инфекция белән авыручылар саны арта бара. Инфекциянең таралуы буенча ил дөньяда 52...
-
ТР атказанган агрономы Мөнәвир Хөснуллин истәлегенә Бөтенрәсәй ярышлары үтте
Шимбә-якшәмбе көннәрендә Сарман аграр көллияте спорт залында узган өстәл теннисы буенча ярышлар быел Бөтенрәсәй күләмендә үткәрелде, дияргә була. Менә унынчы ел рәттән райондашыбыз - ТР атказанган агрономы Мөнәвир Хөснуллинның истәлегенә республика турниры уздырылып килә. Быел аңа Актаныш, Минзәлә, Яр Чаллы. Зәй, Бөгелмә һәм үзебезнең район теннисчылары белән бергә күрше регионнан...
-
МТС Татарстан районнарын 4G челтәренә тотты
МТС операторы Татарстанда 4G челтәрен төзүдә рекордлы тизлекне җыйды. 2017 елның июненнән МТС республиканың 16 шәһәрендә, 35 бистәсендә һәм авылларда 4G стандартлы 160тан артык база станцияләре төзелешен башлады. Шул исәптән 4G-интернет Сарман районында яшәүчеләргә дә якынайды. Компаниядә хәбәр итүләренчә, яңа 4G база станцияләре Тукай, Лаеш, Яшел Үзән, Әлмәт, Биектау, Түбән...
-
Райондашларым, белегез:йод фейхоада ул!
фото һәм материал:https://vk.com/atannary алынды. Бер килограмм фейхоада 50-80 миллиграмм йод бар. Шуңа күрә калкансыман биз, йөрәк һәм кан тамырлары авыруларыннан, югары кан басымыннан файдасы зур. Даими рәвештә ашаганда, бөерләр эшчәнлегенә уңай тәэсир итә. Ә бавыр ялкынсынуы белән чирләгәннәргә шушы җимеш ярдәмендә бавыр сәламәтлеген ныгытырга мөмкин. Көненә биш данәдән артык җимеш...
-
Популяр җырчы Элвин Грей әнисен "минем фәрештәм" дип йөртә
- Әнием - минем фәрештәм, талисманым. Исеме - Нәфисә Зәйнулла кызы. Ул һәрчак минем белән. Ничек кенә ял иттерергә тырышсам да, ул эшсез яши алмый. Өч-дүрт ел элек: «Эшеңнән кит тә, Мәскәүгә минем янга ял итәргә кил», - дип әйткән идем, шундук килеп җитте. Ул вакытта үзем дә аптырадым. Әмма,...