28 октябрь 2016 яңалыклары
-
Саклаубаш мәктәбендә төрле чаралар үтә
Саклаубаш урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары "Сөмбелә" бәйрәме уздырдылар. Кичә матур җырлар, биюләр, сәхнәләштерелгән әкиятләр белән үрелеп барды. Җәй кызы, Сөмбеләгә эстафетаны тапшырып, балалар белән киләсе җәйгә кадәр саубуллашты. Бәйрәмдә укучылар матур костюмнары белән генә түгел, яшелчәләрдән ясалган кызыклы әйберләре белән дә сөендерделәр. 27-30 октябрь көннәрендә Саклаубаш урта мәктәбендә Интернет...
-
Сарман егете Солтан Йосыпов картинг ярышларында икенче булды
Октябрь аенда Республика ЮХИДИ идарәсе эчке эшләр органнарында эшләүчеләрнең балалары катнашында картинг ярышлары уздырды. Ул эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәменә багышланган иде. Мондый ярышлар үткәрү матур традициягә әйләнде. Безнең районнан Солтан Йосыпов Honda-GX классындагы картларда үз яшендәгеләр белән ярышты һәм республика күләмендә икенче урынга лаек булды. Республика ЮХИДИ идарәсе...
-
Мәскәү өлкәсендә хезмәт итүче Сарман районы егетләре сәлам җибәрәләр
Кичә Сарман һәм Мөслим районнары җитәкчелеге вәкилләре һәм әти-әниләр Мәскәү өлкәсендә якташ солдат егетләребез янында булып кайттылар. Алар Сергиев Посад районының Шарапово бистәсендәге 14258 нче частендә хезмәт итүче райондаш егетләребездән кайнар сәлам алып кайтканнар. Билгеле булганча, әлеге частьне район шефлыкка алды. Бүгенге көндә анда безнең районнан да, Мөслимнән дә 17...
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – эремчек салаты
Сезгә эремчек салаты рецептын тәкдимъ итәбез. Кирәк булалар: тоз - тәм буенча; петрушка - 1 бәйләм; кыяр - 4 данә; редис - 200 грамм; өй майонезы - 4 аш калагы; майлы эремчек - 500 грамм. Кыярларны телемнәргә бүләбез. Петрушканы ваклыйбыз, кыярлар янына салабыз, тоз сибәбез. Эремчек һәм майонез өстибез, болгатабыз....
-
Районда әби-бабайлар бәйрәм итәләр
28 октябрь - Халыкара әби-бабайлар көне. Әйе-әйе, без ялгышмадык, Әби-бабайлар көне (Өлкәннәр көне белән бутамаска). Бу бәйрәм гаиләдәге иң өлкән кешеләргә багышланган һәм төрле буын кешеләрен, якыннарны берләштерергә ярдәм итә. Бүген әби-бабайларыгызны бәйрәм белән котларга онытмагыз, аларның үтенечләренә аеруча уяу булырга тырышыгыз. Алар игътибарны бигрәк тә ярата.
-
Янурыс һәм Илексаз авыллары зиратларында өмәләр үтәчәк
Иртәгә, 29 октябрьдә, Янурыс авылы зиратында өмә үтәчәк. Ул 8.00 сәгатьтә башланачак. Шундый ук өмә 30 октябрьдә Илексаз авылы зиратында да булачак. Башлану вакыты - 8.00 сәгать. Өмәләргә авыл халкын һәм читтә яшәүче авылдашларны көтеп калалар. Аларга пычкы, балта белән киләсе.