28 октябрь 2014 яңалыклары
-
“Алтын көзләр хатирәсе” кичәсе
27 октябрь көнне Иске Имән авылы клубында "Алтын көзләр хатирәсе" дигән кичә үткәрелде. Анда урта яшьтәгеләр һәм өлкәннәр катнашты. Кичәдә ике команда ярышы булды. Катнашучылар көз турында шигырь иҗат иттеләр, кызыклы сорау-табышмакларга җавап бирделәр. Бәйрәм күрке- Сөмбелә дә кунакка килде.
-
Районда "Армиягә чакырылучыларның хокуклары" темасына Хокук дәресләре мәктәбенең зональ семинары узды
2014 ел армиягә көзге чакырылыш кампаниясе вакытында халыкның хокук белемен арттыру максатында Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская Татарстан Республикасының хәрби комиссары Сергей погодин белән берлектә хәрби хезмәткә алыначак яшьләр белән очрашуы булып узды. Хезмәт итеп кайткан егетләр үз тәҗрибәләре белән бүлештеләр, булачак ил сакчыларына киңәшләр бирделәр.
-
Тәкермән авылында тыл вкетераны Гөлҗиһан Нуриева белән очрашу булды
Тәкермән авылында тыл вкетераны Гөлҗиһан Нуриева белән очрашу булды. Ул балалар бакчасы һәм башлангыч сыйныф укучылары алдында чыгыш ясады. Сугыш елларында үткән балачагы, сугышта катнашкан абыйсы турында сөйләде. Абыйсы Смолнеск өлкәсе Озерный поселогында күмелгәнен, аның каберен күреп кайтканын да әйтеп узды. Балаларны кызыксындырган барлык сорауларга да җавап бирде.