28 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Сарман районы укучылары паспортлы булдылар
Бүген, 28 сентябрь көнне, район мәктәпләренең 14 яше тулган 11 укучысы илебезнең тулы хокуклы гражданнары сафына бастылар - кулларына паспорт алдылар. Истәлекле вакыйга уңаеннан аларны иң элек район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев тәбрикләде, әлеге мөһим документны йөртүнең җаваплылыгын билгеләп үтте. Федераль миграция хезмәтенең район бүлекчәсе начальнигы Гөлүсә Харисова Россия...
-
Сарманда вакытлыча юл ябылып торачак
30 сентябрь көнне, авыл хуҗалыгы ярминкәсе оештырылу сәбәпле, Куйбышев урамы һәм әйләнгеч юл ("кольцо") ягыннан үзәк базарга таба транспорт өчен юл ябылып торачак.
-
Сарманда авыл хуҗалыгы ярминкәсе үткәреләчәк
30 сентябрь көнне иртәнге якта район үзәгенең үзәк базары янында авыл хуҗалыгы ярминкәсе үткәреләчәк. Оештыручылар барлык сарманлыларны ярминкәгә көтеп калалар.
-
Сарманлылар район укытучыларын бәйрәм белән котлый алалар
Билгеле булганча, 5 октябрь - Укытучылар көне. Шул уңайдан сарманлылар үзләренең яраткан укытучыларын газета һәм сайт аша бәйрәм белән котлый алалар. Моның өчен "Сарман" газетасы редакциясенең реклама бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
-
Илексаздан Вахит Шәвәлиев “ТАТМЕДИА” бүләгенә лаек булды
-
“Татавтодор”ның Сарман участогында – яңа җитәкче
Фәсхетдинов Нәфис Мөнир улы 1961 елда Мортышбаш авылында туа. Сарман урта мәктәбен тәмамлагач, Казан төзүче-инженерлар институтына укырга керә. Хезмәт юлын 1984 елда Менделеевск шәһәренең 1нче санлы ПМКсында мастер булып эшләп башлый. Сигез ел "Менделеевскагрохимремстрой" берләшмәсендә инженер вазифасын башкара. 1995 елда гаиләсе белән Сарманга күчеп кайта, төзелеш-монтаж оешмасында баш инженер булып...
-
Сарманның балалар бакчалары җитәкчеләре киңәштеләр
27 сентябрьдә район үзәгендәге "Сандугач"балалар бакчасында район балалар бакчалары җитәкчеләренең чираттагы семинары үткәрелде. Алар мәктәпкәчә белем-тәрбия бирү учреждениеләре эшчәнлеген оештыруда бүгенге көн таләпләренең әһәмияте турында сөйләштеләр, тәҗрибә уртаклаштылар, фикер алыштылар. Эшлекле очрашуда мәгариф бүлеге җитәкчесе Әлфәт Сабиров катнашты һәм өндәмә белән чыкты.
-
Сарманда Юл хәрәкәте иминлеге атналыгы бара
26 сентябрьдән 30 ына кадәр республикада, шул исәптән Сарман районында Юл хәрәкәте иминлеге атналыгы үткәрелә. Ул республикада балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләренең торышы белән бәйле. Атналык кысаларында район үзәгендәге "Кояшкай" балалар бакчасында зур чара үткәрелде. Әзерлек төркеме балалары ике командага бүленеп, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәрен һәм күнекмәләрен күрсәттеләр, сорауларга җаваплар...