28 август 2014 яңалыклары
-
Районда һәр гектардан уртача 23,8 центнер уңыш алына
Район кырларында урып-җыю эшләре дәвам итә. 36400 гектарда игеннәр суктырылып, барлыгы 86630 тонна ашлык җыелды. Һәр гектардан уртача 23,8 центнер уңыш алына. Бер үк вакытта көзге чәчү бара, ул 6800 гектарда башкарылды. 22300 гектарда җирне төп эшкәртү үткәрелде. Комбайнчылар ярышында "Җәлил" агрофирмасы комбайнчысы Руслан Кәлимуллин лидерлык итә. Ул бу көнгә...
-
Сарманда суыта
Сарманда яңгырлар яву гына җитмәгән, һава температурасы да төшәчәк. Иртәгәдән ул көндезен +21, төнлә +16 градус булачак. Шуннан соң ул тагын да түбәнәя барачак. G!Smeteo.ru
-
Җәлилдә яшелләндерү өмәсе үтте
Шушы көннәрдә Җәлил бистәсендә яшелләндерү өмәсе үтте. Аңа "Җәлил чаткылары" әдәби берләшмәсе әгъзалары да үз өлешләрен керттеләр. Алар Кол Шәриф урамының 1 нче йорты каршындагы төзекләндерелгән мәйданчыкка яшь куаклар утырттылар. Аларга ярдәмгә "Радуга Плюс" ширкәте эшчеләре килде. Эштән соң барысы да бергәләп чәй табыны артына җыелдылар. Мәгълүматны һәм фотоларны "Җәлил...