28 август 2013 яңалыклары
-
Сарманда укытучыларның август киңәшмәсе узды
Бүген, 28 августта, район мәдәният йортында мәгариф хезмәткәрләре август киңәшмәсенең пленар өлеше үткәрелде. Ул "Районда педагогик белемне модернизацияләүнең актуаль юнәлешләре" дигән тема астында узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының бүлек начальнигы Светлана Матвеева, район башлыгы Нәфис Закиров, оешма вәкилләре һәм башкалар катнаштылар.
-
Нөркәй авылының сугыш героена – 92 яшь
Истәлекле көннәр арасында 23 нче август мөһим урын алып тора. Чөнки нәкъ менә шушы көнне Курск дугасында немец гаскәрләре тар-мар ителә. Бу җиңүдә безнең райондашларыбызның да өлеше бик зур. Хәзерге көндә Курск сугышында катнашкан якташларыбызның берсе генә исән. Габделхак абый Абдуллин 1921 нче елда Нөркәй авылында туа. Җиде сыйныфны тәмамлагач,...
-
Сарман районы мәктәп укытучылары фестивальда катнаштылар
14-17 август көннәрендә Алабуга шәһәрендә IV Мәктәп укытучылары Халыкара Фестивале үткәрелде. Безнең районны анда Петровка Завод мәктәбендә инглиз теле укытучысы Гөлия Кәлимуллина, Җәлил икенче мәктәбе укытучысы Резедә Рәхимова, Сарман гимназиясеннән Эльза Галиәкбәрова тәкъдир иттеләр. Конференция эшендә республиканың, Россия, Испания, Германия, Сингапур, Төркия, Украинаның иң яхшы мәктәп укытучылары, муниципаль берәмлекләр вәкилләре...
-
Сарманда бәйрәмнәр чоры
Бу атнада Татарстанда зур бәйрәмнәр көтелә. 30 августа - Республика көне, 1 сентябрьдә - Белем көне һәм, шулай ук, Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне. Киләчәк бәйрәмнәр белән Сарман муниципаль районы башлыгы Нәфис Закиров якташларын тәбрикләде һәм иң изге теләкләрен җиткерде. Тулырак мәгълүмат - газетабызның 65 санлы номерында.