28 июль 2017 яңалыклары
-
Путин хәрби хезмәттән качып йөрүчеләргә 10 ел дәвамында дәүләт хезмәтендә эшләүне тыйды
Русия президенты Владимир Путин хәрби хезмәттә булмаган кешеләргә ун ел дәвамында дәүләт хезмәтендә эшләүне тыю турында канун имзалады. Бу армиядән качып йөрүчеләргә кагыла. Әлеге документ хокукый мәгълүмат порталында эленгән. Моннан тыш, хәрби комиссариаттан җитәкчегә хезмәткәрнең армиядән качып йөрүе турында хәбәр килсә, җитәкче аны ун көн эчендә эшеннән азат итәргә тиеш....
-
Сарманда пенсия арта
Августтан, еллык корректировка ясау белән бәйле рәвештә, эшләүче пенсионерларның пенсияләре артачак. Акчалата эквивалентта максималь арту өч пенсия баллы белән чикләнә. Шунлыктан ул 234 сум 84 тиеннән артык була алмый, диләр Пенсия фондында. 1 июльгә булган мәгълүматлар буенча районда 11413 пенсионер исәпләнә, аларның 1982се эшли.
-
"Кайсыгызның кулы җылы, бәйлисе бар йөрәкне" хәйрия акциясе дәвам итә
Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәгенең шул исемдәге хәйрия акциясе дәвам итә. Без райондашларыбызны акциябездә катнашырга чакырабыз. Сез кулдан бәйләнгән оекбашлар, бияләйләр, шарфлар һәм башка әйберләрегезне редакциягә алып килә аласыз. Без аларны районның коляскада гына йөрүче инвалид балаларына тапшырачакбыз. Сезнең бүләкләрне алган балалар турында газетабызда язып барачакбыз. Бу ай башында июнь өчен йомгак...
-
Районда кышлык азык әзерлиләр
Кышлык азык булсын дип Районда терлек азыгы әзерләү эшләре дәвам итә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 27 июльгә 86800 тонна сенаж, 7770 тонна печән, 14 тонна яфраказык әзерләнгән.
-
Керпеләр Сарманны ярата+ВИДЕО
Быел керпеләр күп күренә. Керпеләр көндез йоклыйлар, төнлә ауга чыгалар, шуңа күрә аларны ешрак төнлә күрергә мөмкин.
-
Матбугат үзәгеннән ит пәрәмәче
Камыр өчен: 1 йомырка, 1/4 стакан шикәр комы, 1 ч.к. тоз, 1/4 чи чүпрә яки 1а.к коры чүпрә, 6 а.к. сыек май, 0,5 л. җылымса кайнаган су. Барлык ингредиентларны кушып уртача тыгызлыктагы камыр басарга, артык йомшак һәм артык каты да булмасын. Камырны, өстен каплап, 1 сәгать җылымса урында тотарга. Эчлеге:...
-
Районның терлек азыгы әзерләүчеләрен бүләкләделәр
Кичә муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең кадрлар буенча консультанты Расиха Мифтахова, сенаж салуда эшләүче механизаторлар янында булып, алар арасында барган ярышның өченче ункөнлеге җиңүчеләрен бүләкләделәр. Номинацияләр буенча урыннар түбәндәгечә булды. «Тагылма ургычта эшләүче иң яхшы механизатор»: Василий Герасимов. «Җәлил» агрофирмасы; Рафаил...
-
Сарманда бер көнне ике бәйрәм узачак
30 июльдә Россия Федерациясендә Хәрби-диңгез флоты көне билгеләп үтелә. Бу уңайдан Сарманның үзәк ял паркында бәйрәм чаралары узачак. Шул ук көнне " Дулкын" бассейнында йөзү ярышлары планлаштырылган. Диңгезчеләрне, аларның гаиләләрен, барлык райондашларны бәйрәмдә көтәләр. Ул 10.00 сәгатьтә башланачак. 13.00 сәгатьтә исә район мәдәният йортында "Илһамлы Сарман" исемле талантлар белән очрашу...