28 май 2018 яңалыклары
-
Сарманда "Тоннель" профилактик чарасы узачак
Районда юл иминлеген тәэмин итү буенча профилактик чаралар үткәрү дәвам итә. 31 майда Сарманда Советская урамында 2а, 33 номерлы йортлар янында «Тоннель» профилактик чарасы үткәреләчәк.
-
Сарманлылар Чик сакчысы көнен билгеләп үтәләр
Бүген – Россиядә Чик сакчысы көне. Суда, һавада, коры җирдә илебез чикләрен саклаучылар быел үзләренең 100 еллыкларын билгеләп үтәләр.
-
"Кайсыгызның кулы җылы, бәйлисе бар йөрәкне" акциябез дәвам итә.
Бүген Сарманнан Ләйсән апа Фәррахова үзе бәйләгән оекбашлар, перчаткалар алып килгән. "Балалар өчен бәйрәм буласын белгәч, алып килергә булдым менә"!, - ди ул.
-
Петровка Завод мәктәбендә балалар иминлегенә җаваплы карыйлар
Һәр елны, соңгы уку көннәре алдыннан , җәйге каникулларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре буенча беренче – унберенче сыйныфларда инструктажлар үткәрелә.
-
Иске Кәшер урта мәктәбендә "Соңгы кыңгырау" моңсу да, кызыклы да үтте
Иске Кәшер урта мәктәбенең 5 унберенче сыйныф һәм 10 тугызынчы сыйныф укучысы өчен кыңгырау соңгы тапкыр яңгырады, ә 6 дүртенче сыйныф укучысы башлангыч мәктәпне тәмамлап төп гомуми белем бирү өлкәсенә күчтеләр.
-
Карашайда күпер ремонтланды
Карашай Саклау авылында салынган "Сәфәр күперен" кичә авыл егетләре ярдәме белән, өмә ясап ремонтлаганнар.