28 май 2016 яңалыклары
-
Район Сабантуйларында шашлык сату өчен махсус рөхсәт кирәк
Сабантуй бәйрәме үткәргәндә, шашлык сату җәмәгать туклануы һәм азык-төлекне ваклап сату предприятиеләренә генә рөхсәт ителә. Алар моның өчен Башкарма комитетның территориаль үсеш бүлегенә мөрәҗәгать итәргә тиешләр. Белешмәләр өчен телефон: 2-54-41. Сүз уңаеннан Сабантуйга сәүдә белән чыгарга уйлаган шәхси эшмәкәрләр 8.00 сәгатькә кадәр мөрәҗәгать итәргә тиеш. Соңга калганнарны кертмичәкләр.
-
"Бергә чакта" конкурсында Сарманнан Гәрәевлар гаиләсе җиңде
Дуслар! "Бергә чакта" конкурсына нәтиҗә ясар вакыт җитте. Анда Сарманнан Гәрәевлар гаиләсе җиңде. Алдан әйтелгәнчә, җиңүче гаилә турында "Гаилә - кечкенә дәүләт" сәхифәсендә язачакбыз. Конкурста катнашкан Сәетшиннар гаиләсе бөтен "лайк"ларын Хәбибуллиннар гаиләсенә бирергә булды. "Нинди сабыр хатын! Ике бала әнисе булган гаиләгә, азрак булса да, сөенеч булсын", - диделәр алар.
-
Район авылларында Сабантуй 3 июньдә үк үткәрелә башлаячак
Районда Сабантуйларга да күп калмады инде - нибары бер атна. Кайбер авылларда ул 3 июньдә үк үтәчәк. Сезгә районда үтәчәк Сабантуйларның графигын тәкъдим итәбез. График