28 апрель 2017 яңалыклары
-
Район мәгариф хезмәткәрләре арасында волейбол ярышлары үтте
Һәр елны мәгариф хезмәткәрләре арасында традицион рәвештә волейбол ярышлары үткәрелә. 26 апрель көнне бу ярыш мәктәп коллективларының ир-егетләр һәм хатын-кызларның катнаш командалары арасында булып узды. Командалар ярышларга ныклы хәзерлек белән килгәннәр. Ярышлар күңелле узды. Беренче урынга район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, икенче урынга Сарман урта мәктәбе, өченче урынга аграр...
-
"Тәрәз төбем – исле гөл” конкурсы. Сарманнан Гөлназ Кашапова
"Тәрәз төбем - исле гөл" конкурсында чираттагы катнашучыбыз - Сарманнан Гөлназ Кашапова. Ул барлык төр гөлләрне дә ярата. Исегезгә төшерәбез: конкурс 1 майга кадәр дәвам итә. Шулай ук укыгыз: Кәүҗияктән Гөлшат Дәүләтшина Сарманнан Роза Гилева Өчөйле Саклаудан Раилә Миңнуллина Сарманнан Тәслия Гарипова Күктаудан Гөлнара Галәветдинова Сарманнан Асия Хәйруллина Сарманнан Дания...
-
Районда хезмәтне саклау буенча координацион совет эшли
28 апрельдә илебездә тагын бер бәйрәм - Хезмәтне саклау көне билгеләп үтелә. Бу көн бәйрәм буларак 2003 елда расланган иде. Аның максаты - хезмәт куркынычсызлыгына игътибарны җәлеп итү, производствода гомерләре өзелгән, сәламәтлекләре какшаган кешеләрне искә алу. Ә дөнья тарихына күз салсак, әлеге бәйрәмнең тамырлары узган гасырның 89 нчы елына барып...
-
Мортыштамак авыл җирлеге зиратларында өмәләр узачак
29-30 апрельдә - Мортыштамак, Боламык, 30 апрельдә Колмәт авыллары зиратларында өмәләр узачак. Авылдашларын, читтә яшәүчеләрне өмәгә көтеп калалар.
-
Сарман матбугат үзәге бәйрәмгә әзерләнә
"Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" май бәйрәмнәренә әзерләнә. Чүпләрне җыештырудан тыш, анда үзәкне матурлау эшләре дә бара. Шулай ук укыгыз: Район халкы өмәгә чыкты
-
Район үзәк ял паркында артиллерия пушкасы урнаштырыла
9 Май - Бөек Җиңү бәйрәменә әзерлек дәвам итә. Шул уңайдан район үзәк ял паркында артиллерия пушкасы урнаштырыла.
-
Район халкы өмәгә чыкты
Быел район халкы чистарту, төзекләндерү эшләрендә аеруча активлык күрсәтә. Ял паркында оешмалар бүленеп бирелгән участокларын корыган яфраклардан, агачлардан арындырдылар, агачларны акшарладылар. Ленин урамында урнашкан оешмалар уз территорияләрендәге, торак йортларның коймаларын буядылар.
-
Өчөйле Саклауда ”Тукай – мәңгелек шигъри чишмә” дигән кичә узды
Габдулла Тукай - үзенең исеме һәм иҗаты белән татар халкы тарихында иң олы урын алган ,халык күңелендә иң якты янган йолдыз. Ул калдырган мирас,андагы рухи байлык - милләтебезнең мактанычы,горурлыгы. Шул уңай белән Өчөйле Саклау авыл клубында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 131 ел тулу уңае белән "Тукай -...
-
Яңа Имән авыл җирлеге зиратларында өмәләр үтәчәк
Хөрмәтле авылдашлар! Соңгы елларда яз көннәрендә зиратларда өмәләр уздыру, изге йортыбызны чистарту, төзекләндерү гадәткә кереп бара. Без бүген сезгә кабат мөрәҗәгать итәбез: якыннарыбызның каберләрен саклаучы изге йортларыбыз - Күтәмәле, Яңа Имән һәм Буралы Чишмә авыллары зиратларын тәртипкә китерү буенча өмәгә чакырабыз. Бу эштә башлап йөрүчеләр өлкәннәр һәм ветераннар булыр дип...