28 апрель 2014 яңалыклары
-
Сарманлылар штрафларын вакытында түләп баралар
Районда юл иминлеген тәэмин итү өчен ЮХИДИ бүлекчәсе тарафыннан туктаусыз эш алып барыла. Һәлакәтләргә китерүче факторларны киметү - ул, беренче чиратта, юлларда кагыйдә бозучыларны ачыклау. Быел ел башыннан барлыгы 3032 кагыйдә бозучыга административ беркетмәләр төзелде. Россия Федерациясе Административ жаваплылык кодексының 20.25 маддәсе нигезендә, административ штрафны законда күрсәтелгән срокта түләмәгән өчен...
-
Җәлилдә пенсионерлар арасында йөзү ярышлары үтте
28 апрельдә Җәлил бистәсенең "Батыр" сәламәтләндерү комплексында пенсионерлар арасында йөзү ярышлары булды. Ир-атлар арасында Сарманнан Василий Дмитриев җиңде. Мортамактан Зөфәр Юнысов һәм Роберт Гәрәев икенче, өченче урыннарны алдылар. Хатын-кызлар арасында Саклаубаштан Зөлфия Фәттаховага тиңнәр булмады. Сарманнан Валентина Сәетшина - икенче, Җәлилдән Энҗибә Галишина өченче нәтиҗә күрсәттеләр. Алар 18 майда пенсионерларның...
-
"Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" районның иң актив мәктәбен билгели
Безнең белән хезмәттәшлек итүче иң актив мәктәпне билгеләү максатыннан мониторинг үткәрәбез. Алдынгы мәктәп "Соңгы кыңгырау" бәйрәмендә билгеләнәчәк. Шуңа күрә, хөрмәтле укучылар һәм укытучылар, сездән мәктәп тормышы турында кызыклы язмалар көтеп калабыз.
-
Иске Имәндә шигырь бәйрәме узды
26 апрельдә Иске Имән авылы клубында Габдулла Тукайның тууына 128 ел тулуга багышланган "Язлардан аерып булмый Тукайны" исемле шигырь бәйрәме узды. Анда башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Кичәдә балалар Тукай шигырләрен сөйләделәр, шигырләренә язылган җырлар тыңладылар.
-
Район ял паркында Җиңү бәйрәменә әзерләнәләр
Сарман ял паркында Җиңү бәйрәменә әзерлек бара. "Благоустройство" һәм "Җылылык челтәре" җәмгыятьләре обелискны, танкларны, фонарь баганаларын буйыйлар, чүпләрне җыештыралар - гомуми әйткәндә, хәзер анда эшләрнең иң кызу чагы.
-
Район балалар китапханәсендә "Язгы изгелек" атнасы үтте
18 апрельдән 25 апрельгә кадәр район балалар китапханәсендә "Язгы изгелек" атнасы үтте. Бу көннәр кысаларында китапханәчеләр төрле чаралар оештырды. Сарманда яшәүче мөмкинлеге чикләнгән Асия Азиханованың хәлен белделәр, әкиятле дисклар һәм кечкенә бүләк илттеләр. Атна буе китапханәдә "Шәфкатьлелек һәр заманда кирәк", "Һәр кеше яхшылык кылса яхшырыр иде дөнья", "Яхшылыкка китаплар аша"...
-
Сарман гимназиясе укучысы Динар Йосыпов өстәл теннисы ярышларында җиңүләрен дәвам итә
Апрель ае башында Чебоксар шәһәрендә 2002 елда туган һәм аннан яшьрәк малайлар һәм кызлар арасында Идел буе федераль округы беренчелегенә өстәл теннисы ярышлары булып узды. Татарстан республикасы җыелма командасында чыгыш ясаган Сарман гимназиясенең алтынчы сыйныф укучысы Динар Йосыпов бу бәйгедә уңышлы чыгыш ясады. Ул, Казан шәһәреннән Сергей Загоскин белән бергә...
-
Дүсемнән Наилә Насирова "Компьютер Land. Өченче яшь" конкурсында Гран-прига лаек булды
Россия Пенсионерлар союзының Татарстан бүлекчәсе һәм Республика буенча Пенсия фонды идарәсе "Компьютер грамоталылыгы нигезләре" программасы буенча уку курслары узган пенсионерларның "Компьютер Land. Өченче яшь" II республика конкурсын уздырдылар. Анда республиканың 31 районыннан һәм шәһәрләрдән 56 пенсионер катнашты. Дүсем авылыннан Наилә Насирова әлеге бәйгедә катнашып, аның иң зур бүләгенә - Гран-прига...
-
Җәлил йөзүчеләре Азнакайда призлы урыннарны гына алдылар
Күптән түгел Азнакай шәһәрендә Бөек Ватан сугышында җиңүгә 69 ел тулуга багышланган йөзү буенча ярышлар үтте. Сарман районын Җәлил бистәсенең яшь йөзүчеләре тәкъдир итте. Шулай ук ярышларда Азнакай, Актүбә, Зәй районы спортчылары катнаштылар. Безнең райондашларның уңышлары 2003 елгы һәм аннан да яшьрәк кызлар арасында 50 метрга ирекле стиль белән йөзүдә...