28 март 2016 яңалыклары
-
Район Советында дүшәмбе киңәшмәсе үтте
Электрон хезмәтләрдән файдалану көннән-көн популярлаша бара. Бу - һәрьяклап уңайлы алым. Озак итеп чиратларда да торасы юк, эш урыныңнан да сорап китәсе, банкларның да эш сәгатьләрен саклыйсы түгел. Саный китсәң, әллә ничаклы өстенлекле якларын атарга мөмкин булыр иде. Район Советында узган чираттагы дүшәмбе киңәшмәсендә сүз иң башлап шулар хакында барды....
-
"Нөркәй" кыр эшләренә әзер
«Нөркәй» агрофирмасында тракторлар, үзйөрешле машиналар һәм аларның арбаларына техник караулар бара. Бу чарага агрофирмада җитди караганнар, техникалар яхшылап әзерләнгән. Механизаторлар янына муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, «Агрокөч төркеме» җәмгыяте генераль директоры Фәнис Газетдинов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов та килгән иделәр. Алар тракторчыларга, белгечләргә хезмәтләре өчен...
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – гөмбә ашы
Сезгә гөмбә ашы рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - башлы суган - 1 данә; - кишер - 1 данә; - бәрәңге - 3 данә; - үсемлек мае - 2 аш калагы; - яшелчә шулпасы - 1,5 литр; - тоз, борыч - тәм буенча; - укроп - ½ бәйләм; - ак...
-
Район вәкилләре "Морад Рәмзи: тәкъдир һәм язмыш" дигән күргәзмә ябылу тантанасында катнаштылар
25 мартта район вәкилләре Татарстан Республикасының Ислам мәдәнияте музеенда якташыбыз, тарихчы, дин белгече Морад Рәмзигә багышланган "Морад Рәмзи: тәкъдир һәм язмыш" дип исемләнгән күргәзмә ябылу тантанасында катнаштылар. 1 апрельдән бу күргәзмә Әлмәт авылына якташларыбыз хозурына кайтачак һәм эшли башлаячак. Фоторепортаж - Сарман муниципаль районы порталында.