28 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Райондашыбыз "Ел студенты" бәйгесендә лауреат булды
"Татарстан Республикасы ел студенты-2016" бәйгесендә катнашыр өчен 19 номинациядә 500 дән артык гариза кергән иде. "Студентларның иҗтимагый оешмасы" номинациясендә райондашыбыз Венера Хисаметдинова лауреат исеменә лаек булды. Венера Яр Чаллы шәһәрендә педагогия дәүләт университетында белем ала. Бүләкләү тантанасы Казанда "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында узды.
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – чили борычы белән кайнар шоколад
Сезгә чили борычы белән кайнар шоколад рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - сөт - 500 миллилитр; - какао-порошок - 3 аш калагы; - көрән шикәр - 3 аш калагы; - коры чили борычы - 3 данә. Какао белән шикәрне тирән табага салабыз һәм бутыйбыз. Бераз сөт салабыз, тагын бутыйбыз һәм...
-
Район газетасын февральдән аласың килсә — бүген үк языл!
Арагызда «Сарман» газетасына 2017 елның беренче яртысына язылмый калучылар да бармы әллә? Ә районның соңгы яңалыкларын, андагы кызыклы вакыйгалар турында бүтән каян белә аласыз? Боларның һәрберсеннән хәбәрдар булуның бердәнбер юлы - газетаны уку. Аңа бүгеннән язылсагыз, ул өегезгә 1 февральдән килә башлаячак. Сезне почта бүлекчәләрендә көтәләр. Газетага альтернатив язылу (редакциядән...
-
Сарманның "Сандугач" балалар бакчасында "Кошларга җимлекләр" конкурсы дәвам итә
Сарманның "Сандугач" балалар бакчасында "Кошларга җимлекләр" конкурсы дәвам итә. Әти-әниләр төрледән-төрле материалар кулланып, берсеннән-берсе зәвыклы җимлекләр алып киләләр. Конкурска йомгак 31 гыйнварда ясалачак. Шулай ук укыгыз: Сарманның "Сандугач" балалар бакчасында кошларны яраталар