27 октябрь 2017 яңалыклары
-
Хәерле төн,изге төшләр! Тормышыбыз имин, үзебез сау булыйк, авырлыклар алдында каушап калмыйк. Йокыларыгыз тыныч, иртәләрегез матур булсын
Юк-бар уйлар уйлап, планнар корып ятмагаз, дуслар, аның өчен иртә бар. Тыныч төннәр, матур төшләр барыгызга да. Фото https://vk.com/public148810508 алынды
-
Уңыш бәйрәме уңаеннан район башлыгы Фәрит Хөснуллинның котлавы
Хөрмәтле райондашлар! Сезне Уңыш бәйрәме белән ихлас күңелдән котлыйм! Авыл хуҗалыгы тармагы Сарман муниципаль районы икътисадында иң мөһим урыннарның берсен били. Районның гына түгел, һәр гаиләнең икътисадый хәле һәм социаль иминлеге аграр секторның үсешенә, талантлы җитәкчеләрнең, тәҗрибәле белгечләрнең, механизаторларның, терлекчеләрнең, агрономнарның, фермерларның, башка хезмәткәрләрнең көндәлек киеренке хезмәтенә бәйле. Шуңа да...
-
Районда бүген уңыш бәйрәме уза
Басуларда, терлекчелек фермаларында, авыл хуҗалыгының башка тармакларында ел буе тырыш хезмәт куючылар хөрмәтләнә, алар адресына иң җылы сүзләр әйтелә, матур җырлар яңгырый. Альберт Шәрипов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы: - Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате - илебез икътисадын үстерүче, һәркайсыбызның табын муллыгында төп рольне уйнаучы тармак. Ел саен...
-
" Сарман " кинотеатрында нәни "кояшкай"лар кунакта
Бүген "Сарман" кинотеатрында "Кояшкай" балалар бакчасы нәниләре "Барбадожкины истории" исемле мультфильмны яратып карадылар.
-
Райондашларыбызны ялларга нинди һава торышы көтә?
Ялларда табигатьтән сюрпризлар көтәргә ме юкмы, юлга чыкканда ничегрәк киенергә, урамда эшләр планлаштырырга буламы- барысын да сезгә һава торышына фаразлар ачыкларга ярдәм итәр. https://world-weather.ru/pogoda/russia/sarmanovo/weekend/ фото из:https://picjumbo.com/
-
Төшке ашларыгыз тәмле булсын, ял вакытыгыз рәхәт үтсен, төркемдәшләр!
Тәмләп төшке ашларыгызны ашап, бу атнаның соңгы эш көнен бетерерлек көч алып төшегез, дуслар. Аннан инде кичкә дә күп калмый. видео https://vk.com/my.recipebook алынды
-
Александровка авыл китапханәсендә китапларны яратырга һәм хөрмәт итәргә кечкенәдән өйрәтәләр
Китап − ул хәзинә. Без китаплар аша тормышны өйрәнәбез, белем алабыз. Чөнки аларда бик күп акыл хәзинәсе тупланган. Ул хәзинәне бернинди компьютер да, телевизор да алыштыра алмый. Китап укып, без белем алабыз, уйланабыз, тормыш итәргә өйрәнәбез. Китап геройларыннан үрнәк алабыз яки кайберләренә охшамаска тырышабыз. Балвларда кечкенәдән китапка карата хөрмәт тәрбияләү...
-
Сарманда тротуарлар арта
Районыбыз, аның үзәге, авыллары көннән-көн матурлана, төзекләндерелә. Юллар асфальтлана, тротуарларга брусчатка җәелеп, халык хәзер уңайлы юллардан йөри. Сарманның яңа микрорайоны янындагы урап уза торган юл буйлап тротуар ясалды, Яр Чаллыга таба тукталышка чыкканда да, хәзер уңайлы. Фатих Кәримнән Г.Гафиатуллин урамына чыга торган юлдан да (Терешкова урамы) хәзер җәяүлеләр курыкмыйча йөри...
-
Укчыларга бүгенге проблемаларын ничек хәл итәргә, игезәкләрне кайсы өлкәләрдә уңыш көтә, арысланнар нидә гаепле? Бу һәм башка сорауларга безнең йолдызнамә җавап бирер
Фото и материал: http://1001goroskop.ru/
-
Зур Нөркәй балалар бакчасында көз бәйрәме булып узды
Ни арада җәй үтте, Алтын көз килеп җитте. Шатлык тулы бу бәйрәмне Балалар күптән көтте. фото һәм материал:Фәридә Ахметшина
-
Вак- вак атлап Сарманыбызга кыш килә.....Хәере белән килсен!
Бүген тәрәзәгә карасам, шаккаттым! Бөтен дөнья ап-ак. Табигатькә кыш килгән. Ул безгә бары яхшы хәбәрләре, куанычлары белән килсен дә, булган борчуларыбыз шул кар астында калып, язгы сулар белән агып китсеннәр иде.