Татарстанда илкүләм проект буенча 2,5 мең гектар культураны урман җирләренә күчергәннәр
Быел Татарстан Республикасында «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк программасы кысаларында урман тармагы белгечләре 2,5 мең гектар мәйданда урман культураларын тикшергән һәм урманнар урнашкан җирләргә күчергән. Бу хакта республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгында хәбәр иттеләр.