27 август 2014 яңалыклары
-
Сарманда яшәүче Мөслимә һәм Рәис Минибаевлар Татарстан Президенты белән очрашуда булдылар
Республика көне алдыннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше шәһәр һәм авылларыбызда яшәүче үрнәк гаиләләр белән очраша. Шундый 53 гаилә арасында Сарманда тату, матур, күпләргә өлге булырлык итеп гомер кичерүче, һәркем сокланырлык хезмәт юлы үтүче Мөслимә һәм Рәис Минибаевлар да бар. Быел аларның язмышларын бергә бәйләүләренә 50 ел...
-
Сарман аграр көллияте укытучысы Гөлназ Бакиева Россиякүләм исемгә лаек булды
Сарман аграр көллияте укытучысы Гөлназ Бакиеваның педагогик стажы - 24 ел. Төгәл, тырыш, тынгысыз, яңалыкка омтылучы педагог үз белемен даими рәвештә күтәрү өстендә эшли. Төрле дәрәҗә конкурсларда катнашып, үзенең һәм укучыларының призлы урыннар яулавы - аның эзлекле эшләү нәтиҗәсе. Үзе укыткан математика фәненнән укучыларда кызыксыну уяту максатыннан, беренче квалификацион категорияле,...
-
Урта Кәшердән Харисовлар гаиләсе "Иң зәвыклы бакча" конкурсында бу юлы тагын да югарырак урын алырга ниятли
Урта Кәшер авылында яшәүче Рәисә һәм Айдар Харисовларның йорты әллә кайдан үзенә җәлеп итеп тора. Йортның матурлыгын бакчаның гына түгел, капка төпләренең дә зәвык белән бизәлүе тагын да көчәйтә. Ә бакчаларында 120 гә якын төрле чәчәк бар. Рәисә ханым аларның барысын да диярлек орлыктан үзе утырта, күңелен биреп тәрбияли. Бакчаның...
-
Сарманлылар өмәгә чыкты
Бүген район ял паркында бәйрәмнәр алдыннан өмә үтте. Анда барлык оешма-учреждениеләр катнашты. Агачлар агартылды, чүпләр җыештырылды. Ял паркы территориясен ямьләндерүдә Сарман редакциясе коллективы да актив катнашты.
-
Районда урып-җыю эшләре дәвам итә
Игеннәр 35 мең гектар мәйданда суктырылды, бу барлык мәйданнарның 67 процентын тәшкил итә. Һәр гектардан уртача 23,8 центнер бөртек суктырылып, барлыгы 83 мең тонна ашлык җыелды. Бүгенге көндә язгы бодай мәйданнарында тулы куәтенә эш бара. Берочтан көзге культуралар чәчү дәвам итә, эшләр тиешле мәйданнарның 44 процентында башкарылды. Арыш чәчү -...