27 август 2013 яңалыклары
-
Сарманда укытучыларның методик утырышлары пленар өлешкә күчә
Без Сарман районында мәктәп укытучыларының методик берләшмә утырышлары башланып китүе турында язган идек инде. Аларның беренче өлеше беренче санлы Җәлил урта гомумбелем бирү мәктәбендә узды. 28 август көнне сәгать 10.00да Сарман авылы мәдәният йортында утырышларның пленар өлеше узачак.
-
Сарманда "Лизинг-грант" программасы буенча сөйләшү узды
27 августта район хакимиятенең утырышлар залында "Лизинг-грант" программасы, анда катнашу шартлары, аерым компанияләр белән килешү төзү тәртипләре, булган проблемалар, аларны хәл итү мәсьәләләренә багышланган эшлекле сөйләшү узды. Анда Татарстан эшмәкәрлеккә ярдәм итү үзәгенең Актаныштагы вәкиллеге җитәкчесе Булат Шайхразиев катнашты.
-
Сарманда тиздән – Республика көне
29 август көнне сәгать 19.00да Сарман ял паркында Республика көне уңаеннан зур концерт узачак. Концерттан соң дискотека планлаштырыла, сәүдә нокталары эшличәк. Шул ук хөрмәттән 30 августта Җәлил бистәсендә Мәдәният сарае каршында дискотека үтәчәк.
-
Сарманда туй ничә сумга төшә?
Август-сентябрь айларында, елдагыча, ЗАГС хезмәткәрләренең эшләре арта: бу чорда язылышучы парлар саны бермә-бер күбәя. Гөлназ Шәяхмәтова, ЗАГС бүлеге хезмәткәре: - Быел августта Сарман ЗАГСына - 28, Җәлилнекенә - 20 теркәү туры килә. Никахны рәсмиләштерү өчен, гаризаны кимендә бер ай алдан биреп кую сорала. Шулай ук теләгән парлар бер ел алдан...