27 июль 2017 яңалыклары
-
Сарманлыларның яраткан җырчысы вафат
Бүген Татарстанның халык артисткасы Хәния Фәрхи вафат булган. Бу хакта Татар дәүләт филармония директоры Кадим Нуруллин хәбәр иткән.
-
Җәлил бистәсендә "Тоннель" профилактик чарасы узды
Алдан хәбәр ителгәнчә, 26 июль көнне Җәлил бистәсенең Ленин урамында 5, 6 номерлы йортлар янында ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан «Тоннель» профилактик чарасы уткәрелде. Аның барышында барлыгы 46 транспорт чарасы туктатып тикшерелде. 6 кагыйдә бозучыга административ беркетмәләр төзелде. Аларның 5 се - куркынычсызлык каешларын кулланмаучы, 1се - махсус балалар өчен утыргычтан башка...
-
Сарманда август җылы, көз коры булачак
Казан федераль университетының метеорология кафедрасы мөдире Юрий Перевенденцев августта безне нинди һава торышы көтәчәген әйтте. Аның сүзләренчә, җәйнең соңгы аенда һава температурасы, уртача алганда, 17-18 градус җылы булачак. 60 мм явым-төшем яву көтелә. Бу - айлык норма, ди ул. Шул ук вакытта июльдә тәүлекнең уртача һава температурасы нормадан +1,5 градуска...
-
Әлмәт шәһәренең күлендә су коенырга ярамый
Роспотребнадзор идарәсе язган мәгълүматларга караганда, Әлмәтнең шәһәр күлендә кабат су коенырга ярамый. Билгеле булганча, судан анализ атна саен алына. 27 июль торышы шәһәр күленең микробиологик күрсәткечләр буенча гигиена таләпләренә туры килмәвен күрсәткән.
-
Өчөйле Саклау авылының китапханәсендә кунаклар булган
Җәй - каникуллар һәм сәяхәтләр,кояшлы көннәр,күңелле һәм яңгыравык балалар тавышы чоры. Җәй - китап белән җылы.Китап уку кешенең йөзенә нур,күңеленә шатлык китерер.Китап - гаҗәеп бер тәрәзә,шуның аша балалар дөньяны һәм үз-үзләрен танып беләләр.Һәр елны әби - бабасы, ягъни Өчөйле Саклау авылына кунакка кайтучы Гилмутдинова Алия,Таҗетдинова Гөлназ,Хамидуллина Резедә һәм аларның нәни...
-
Матбугат үзәгеннән киви белән тавык салаты
Киви белән тавык салаты Кирәк булачак: тавык ите суган помидор, йомырка сыр киви майонез Суган, помидор, тавык итен шакмаклап турыйбыз, сыр һәм йомырканы угычтан уабыз. Катлап тезәбез. Беренче кат: тавык ите, суган, майонез. Икенче кат: сыр, помидор, суган, майонез. Өченче кат: йомырка һәм майонез. Өстенә шакмаклап туралган киви тезәбез.
-
Сарманда балалар диспансеризация үткәнме?
Балаң диспансеризация үттеме? Россия Федерациясенең 1346 р санлы (21.12.2012) Балигъ булмаганнарның медицина тикшерүләре үтү, шул исәптән мәгариф учреждениеләренә укырга кергәндә һәм аларда укыган вакытта медицина тикшерүләре үтү тәртипләренең 1 нче санлы Кушымтасы нигезендә балигъ булмаганнар ел саен диспансеризация үтәргә, ягъни түбәндәге табибларда каралырга, медицина тикшерүләрен (лаборатор, функциональ һәм башкалар) үтәргә...
-
Сарманда һава торышы
Сарманда бүген яңгыр көтелми. Кояшлы, матур көннәргә сөенеп, борчуларсыз үтсен көнегез, дуслар!
-
Сарманда магнит давыллары булачак
29 июльдә көчле булмаган магнит давылы күзәтелергә мөмкин дип кисәтә белгечләр. Мондый төр магнит давылы нерв системасы белән проблемалары булган кешеләрдә аеруча чагылырга мөмкин. Аерым алганда, алар тагын да ярсучан була. Шуңа күрә өч көн алдан һәм 29 июльдә тынычландыра торган дарулар, мелисса белән чәй эчү файдалы булачак.