27 июль 2016 яңалыклары
-
Роберт Галиев һәм Казан дәүләт аграр университеты студентлары Саклаубашта кунакта булдылар
24 июльдә Саклаубашта Роберт Галиев һәм Казан дәүләт аграр университеты студентлары кунакта булып киттеләр. Алар мәдәният йортында Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган "Ялкынсыз яши йөрәк" дигән спектакль күрсәттеләр. Авыл халкы тамашаны бик җылы каршы алды.
-
"Җәлил" агрофирмасы хезмәтчәне Людмила Гыймадиева авыл хуҗалыгы бәйгесендә җиңү яулады
Кичә Биектау районының "Элита" предприятиесендә авыл хуҗалыгы бәйгесе узды. Анда 43 районнан ясалма орлыкландыру технологлары ярыштылар. Район данын "Җәлил" агрофирмасының "Ләшәү-Тамак" бүлекчәсе хезмәтчәне Людмила Гыймадиева яклады. Ул лаеклы чыгыш ясап, "Терлекләрне Харьков технологиясе буенча ясалма орлыкландыру" номинациясендә зур җиңү яулады - беренче урынны алды. Райондашыбыз 22-25 август көннәрендә узачак Бөтенрәсәй...
-
Сарманда "Автоледи" бәйгесе үтәчәк
Сарман районы ЮХИДИ бүлекчәсе һәм Юл иминлеге программаларын финанслау дирекциясе машина йөртүче хатын-кызлар арасында "Автоледи-2016" бәйгесе үткәрәләр. Бәйгедә катнашучылар ике төрле сынау үтәчәкләр: 1) Юл йөрү кагыйдәләре белгечләре; 2) Транспорт чарасын автошәһәрчектә фигуралы йөртү. Бәйге 4 августта 09.00 сәгатьтә башлана. Җыелу урыны: район ЮХИДИ бүлекчәсе бинасы (Профсоюз урамы, 19 нчы...