27 июнь 2017 яңалыклары
-
Район халкы шикле әйберләр белән сак эш итә
Җәмәгать урыннарында, күпкатлы йортларның баскыч мәйданчыкларында, ишек төпләрендә шикле күренгән әйберләргә тап булсаң, нишләргә? Күпләр бу сорауга ничек дип тә җавап бирергә белмидер. Ә бит иясез сумка, тартма, хәтта курчак эчендә шартлагыч матдә булуы мөмкин. Әгәр шундый шикле әйбергә тап булгансыз, һәм ул анда торырга тиеш түгел, дип саныйсыз икән,...
-
Район мәгариф бүлеге хезмәткәрләре Сабантуйга бүләк җыйдылар
Сабантуйларга бүләк җыюлар дәвам итә. Район мәгариф бүлеге хезмәткәрләре дә бу эштән читтә калмадылар - алар Сарман Сабантуена бүләк җыйдылар.
-
Шәрләрәмәдә универсаль спорт мәйданчыгы ачылды
Шәрләрәмә авыл җирлегендә бүген универсаль спорт мәйданчыгы ачылды. Аны ачу тантанасында ТР Премьер-министры урынбасары, республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, "Агрокөч" җәмгыяте генераль директоры урынбасары Ринат Гобәйдуллин, ТР "Баш инвестиция төзелеше идарәсе" Дәүләт казна учреждениесенең көньяк-көнчыгыш территориаль бүлеге җитәкчесе Дамир Насыйбуллин, "Таткоммунжилсервис" берләшмәсе генераль директоры Илшат Нуриәхмәтов һәм...
-
Марат Әхмәтов "Нөркәй" агрофирмасы басуы турында: "Биредәге тәҗрибә – республикага үрнәк"
Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов бүген "АгроКөч" холдингы җитәкчелеге, 43 районнан килгән авыл хуҗалыгы идарәләре, хуҗалык җитәкчеләре белән "Нөркәй" агрофирмасының Вахитов исемендәге бүлекчәсенең көзге бодай басуында очрашты, сидерал пар, авыл хуҗалыгы җирләренең уңдырышлылыгын арттыруның биологик алымнары турында сөйләште, фикер алышты. Республика семинар киҗәшмәсе эшендә...
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – чөгендер салаты
Сезгә чөгендер салаты рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - сарымсак - 5 тырнак; - өй майонезы - 3 аш калагы; - яңа тартылган кара борыч - тәм буенча; - аджика - 1 чәй калагы; - пешкән чөгендер - 4 данә. Бу рецептта коры аджиканы сван тозы белән алыштырырга була. Чөгендер...
-
Район яшьләре бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр
Бүген, 27 июньдә, Россиядә Яшьләр көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәмне 1993 елда илдә беренче тапкыр үткәрәләр. Без барлык яшьләрне, күңелләре белән яшь булган өлкәнрәк кешеләрне бу бәйрәм белән тәбриклибез, алга таба да яшь күңелле, актив, тормыш сөючән булуыгызны телибез. Шактый очракта Яшьләр көнен иң якын ял көнендә бәйрәм итәләр. Шул...
-
Сарман урта мәктәбенең 9 сыйныф укучыларына аттестатлар тапшырдылар
Кичә Сарман урта мәктәбендә 9 сыйныф укучыларына өлгергәнлек аттестатларын тапшыру тантанасы үтте. Бу конне алар бик озак көттеләр, күп сынаулар аша уздылар. Рус теле, математика һәм тагын үзләре сайлаган ике фәннән имтиханнар, ниһаять, артта калды. 9 "А" һәм 9 "Б" сыйныфларыннан 43 укучы һәм аларның әти-әниләре дулкынланып көткән мизгел килеп...
-
Исерек машина йөртүчеләр аркасында районда 4 авария булган
23-25 июнь көннәрендә кичке якта булган комплекслы профилактик чаралар барышында ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан барлыгы 19 кагыйдә бозу очрагы ачыкланды. 25 июньдә кичке якта спиртлы эчемлекләр кулланып, транспорт чарасы белән идарә итүче хатын-кыз тоткарланды. Куркынычсызлык каешларын кулланмаучы - 7, балалар өчен махсу утыргычтан башка транспорт салонында балалар йөртүче - 2, иминият...
-
Районда яңгыр туктарга уйламый
Быел җәй гел яңгырлы булды әле. Инде туктады гына дисең, тагын килә дә ява. Алдагы көннәрдә дә ул бик азга гына туктап торачак. Ышанмасагыз, үзегез карагыз.
-
Район балыкчылары һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр
27 июнь - Бөтендөнья балыкчылар көне. Ул 1985 елда беренче тапкыр билгеләп үтелгән. Бу көнне күп кенә илләрдә балык тоту буенча ярышлар, төрле семинарлар үткәрелә. Анда "стажлы" балыкчылар да, яңа өйрәнеп килүчеләрне дә җыя. Соңгы елларда чараларда хатын-кызлар да актив катнашалар.
-
Сарманның кичке Сабантуена Рифат Зарипов килә
Сарманның кичке Сабантуе 2 июльдә 19.00 сәгатьтә район үзәк ял паркында үтәчәк. Анда концерт программасы белән Рифат Зарипов киләчәк. Шулай ук спорт ярышлары, бәйрәм сәүдәсе, дискотека оештырылачак. Сабантуй программасы Спорт уеннары afisher.info сайтыннан фото