27 июнь 2016 яңалыклары
-
Өчөйле Саклау авыл клубы хезмәткәрләре балалар белән экскурсиягә чыктылар
Өчөйле Саклау авыл клубы хезмәткәрләре табигатькә балалар белән экскурсиягә чыктылар. Алар, татар халкының милли бәйрәме - Сабан туе узган болынлыкта төрле уеннар уйнап, күңелле ял иттеләр.
-
"Татмедиа" агентлыгы җитәкчесе Айрат Зариповның яңа урынбасары билгеләнде
"Мәгариф" журналы баш мөхәррире Илдар Миргалимов бүгеннән Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы житәкчесе урынбасары вазифаларын башкарачак. Илдар Флүс улы Миргалимов 1982 елгы, Чаллы шәһәрендә туган, КФУның татар филологиясе һәм тарихы факультетын тәмамлаган. "Мәгариф" журналына кадәр "Ватаным Татарстан" газетасында да эшләгән. Интертат
-
Район Советында чираттагы киңәшмә узды
Район Советында чираттагы киңәшмә узды. Аны муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды. Иң элек ул "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге пешекчесе Ләйсирә Мостафинага күпьеллык фидакарь хезмәте өчен Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау Министрлыгының Мактау грамотасын тапшырды. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илсур Сәлимгәрәев, инфраструктура бүлеге баш белгече Илдар...
-
Сарман районында балыкчылар бәйрәм итә
27 июнь - Бөтендөнья балыкчылар көне. Ул 1985, ягъни нәкъ 30 ел элек, беренче тапкыр билгеләп үтелгән. Бу көнне күп кенә илләрдә балык тоту буенча ярышлар, төрле семинарлар үткәрелә. Анда "стажлы" балыкчылар да, яңа өйрәнеп килүчеләрне дә җыя. Соңгы елларда чараларда хатын-кызлар да актив катнашалар.
-
Район газетасына икенче яртыеллыкка язылып калырга ашыгыгыз! Бүген – соңгы көн!
Хөрмәтле газета укучылар! Бүген "Сарман" газетасына 2016 елның икенче яртыеллыгына язылуның соңгы көне. аласыз. Аңа почта бүлекчәләрендә дә, Интернетта podpiska.pochta.ru сайты аша да, редакциягә килеп тә (ул чакта газетаны килеп аласы да була) язылырга мөмкин. Газетаның электрон варианты да бар. Моннан тыш почта бүлекчәләрендә «Игелек агачы» («Дерево добра») акциясе бара:...