27 май 2017 яңалыклары
-
Район халкы, газетага язылып, телевизорлы була ала
15 майдан «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятенең «Языл һәм телевизор от» акциясендә катнашыгыз. 30 июньгә кадәр «ТАТМЕДИА»нең кимендә өч басмасына (басмалар исемлеге - tatmedia.ru сайтында һәм почта бүлекчәләрендә) язылып, квитанция күчермәсен «Акция» билгесе белән 420066, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 якиpodpiska@tatmedia.ru адресына җибәрергә кирәк. Телевизор, фотоаппарат һәм башка бүләкләр оту мөмкинлеге булачак....
-
Район мөселманнары өчен изге Рамазан ае башланды
Бүген Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына, әҗер-савапларг аирешүдә тиңе булмаган Рамазан ае башланды. Мөселманнар, таңда тәүге тапкыр сәхәргә торып, уразага керделәр. Намаз вакытлары
-
Александровкада Советлар Союзы герое Александр Казаковның тууына 100 ел тулу уңаеннан тантаналы очрашу үтте
Бүген Александровка авылында Советлар Союзы герое Александр Казаковның тууына 100 ел тулу уңаеннан тантаналы очрашу үтте. Чарада район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева, Сарман һәм Мөслим районнары хәрби комиссары Дашгын Гасанов, Әфган сугышы ветераны Рафаэль Газизуллин, авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Хәйруллин, авыл мәктәбе директоры Марат Мортазин катнаштылар. Мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм...
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – кукуруз коймагы
Сезгә кукуруз коймагы рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - кукуруз крахмалы - 1 стакан; - тавык йомыркасы - 2 данә; - тоз - тәм буенча; - шикәр - 1 аш калагы; - сөт - 2 стакан; - сода - 1 чеметем; - үсемлек мае - тәм буенча; - ак май...
-
Район китапханәчеләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр
27 майда Бөтенроссия китапханәләр көне билгеләп үтелә. Ул китапханәчеләр көне дә булып тора. Без барлык китапханәчеләрне дә һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз, эшләрендә уңышлар телибез.