27 май 2016 яңалыклары
-
Сарманда Сабантуйга бүләк җыя башладылар
Сабантуй бәйрәменең матур гореф-гадәте булып аңа алдан бүләк җыю тора. Бүген район мәдәният йорты хезмәткәрләре шәхси эшмәкәрләрдән бүләкләр җыйдылар. Чара матур итеп оештырылды, гармун тавышы яңгырады, җырлар-биюләр дә булды. Алия Садертдинова фотолары
-
Сарманлылар күршеләре белән тату яшиләр
"Күршеләр, күршеләр, иң якын кешеләр"... Ник без яңалыкны җыр юллары белән башлап җибәрдек дисезме? Чөнки бүген Европада Күршеләр көне билгеләп үтелә. Европа масштабында ул 2003 елда билгеләп үтелә башлый. Бу көнне күршеләрегезне котларга онытмагыз, алар белән дус, тату яшәгез. Күршеләр бит алар - чыннан да бик якын кешеләр!
-
"Бергә чакта" конкурсында катнашучылар өчен тавыш бирү башланды!
Дуслар! 25 майда без "Бергә чакта" фотоконкурсына нәтиҗә ясарга тиеш идек. Тик "Соңгы кыңгырау" һәм мәшәкатьләр белән ул онытылган. Үзегез дә искә төшермәдегез. Шуңа күрә "лайк"лар җыюга бүген старт бирәбез. Җиңүче гаилә турында "Гаилә - кечкенә дәүләт" сәхифәсендә язачакбыз. Нәтиҗә иртәгә, 13.00 сәгатьтә ясалачак. Конкурста катнашучыларга "лайк"ларны менә бу папкага...
-
Мортыштамак карьерында өйрәнү атышлары үтә
Кичә район мәктәпләренең 10 нчы сыйныф укучылары һәм Сарман аграр көллиятенең 2 нче курс студентлары өчен хәрби әзерлек буенча җыеннар башланды. Анда мәктәпләрдән - 61 һәм көллияттән 95 егет катнаша. Җыеннар мәгариф, хәрби комиссариат һәм ДОСААФ бүлекләре тарафыннан оештырылды. Бүген егетләр һәм аларның укытучылары Мортыштамак авылы артында урнашкан карьерга җыелдылар....
-
Сарманда китапханәчеләр Сабан туе үткәрелде
Бүген, 27 май көнне, район үзәгендәге Ял паркында һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан район китапханәчеләре Сабантуй үткәрделәр. Аларны бәйрәм белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова тәбрикләде, район Советының алдынгыларга Почет грамоталарын тапшырды. Бүләкләүләр соңыннан да дәвам итте. Китапханәләр системасы директоры Роза Гайфуллина алдынгылар белән беррәттән, төрле конкурсларда җиңүчеләргә, быел гомер...