27 апрель 2015 яңалыклары
-
Сарманда атналык киңәшмә узды
Бүген район Советында атналык киңәшмә узды. Киңәшмәне район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Хөснуллин алып барды. Киңәшмә көн тәртибендә дүрт сорау каралды. Сарман муниципаль районында санитар-экологик икеайлыкны үткәрү турында административ комиссиясе җаваплы сәркәтибе Илгизәр Габделгазизов чыгыш ясады. "Урман утырту көне" турында Сарман районы урманчылары Рузилә Илһамова һәм Айрат Вахитов чыгышлары тыңланды....
-
Өчөйле Саклауда концерт үткәрелде
Өчөйле Саклау авыл мәдәният йортында Яр Чаллы төбәгеннән биюче, җырчы Чулпан Гыйматдинова, яшь җырчы Илнар Нургали, яшь биюче Рашат Сәгыйть, мәзәкләр, юморлар остасы Гөлзирә Маликова, үзенең үзәк өзгеч шигырьләре белән Венера Нургалиева катнашында зур концерт булды. Соңыннан Саклаубаш авыл җирлеге башлыгы Әлфис Мөхәммәтгәрәев килгән кунакларга рәхмәт белдереп, иҗади уңышлар теләде.
-
Ләшәү Тамакта "Һәйкәлләргә юл" көне үтте
25 апрель Язгы мәрхәмәтле эшләр эстафетасында "Һәйкәлләргә юл" көне итеп билгеләп үтелде. Бу көнне Ләшәү Тамак төп гомуми белем бирү мәктәбенең 6-7 сыйныф укучылары авылдашлар истәлегенә куелган һәйкәл янын тәртипкә китерүдә катнаштылар. Мәктәпнең башка укучылары да республика экологик өмәсе кысаларында мәктәп ишегалдындагы чәчәклекләрне тәртипкә китерүдә һәм тәҗрибә участогын көзге яфраклардан,...
-
Сарманда бушлай юридик ярдәм күрсәтәчәкләр
28 апрельдә районда, халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү турындагы законнарны тормышка ашыру максатыннан һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаларына бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрелә. Ул 9.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр «Сарман» кинотеатрында оештырыла. Сорауларга идарә органнары вәкилләре, прокуратура, пенсия...
-
Даулы болында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына 70 төп агач утыртылды
25 апрельдә Даулы болында "Язгы игелек атнасы" акциясе кысаларында Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан 70 төп агач утыртылды. Чарада район яшьләр иҗтимагый палатасы әгъзалары һәм Сарман урта мәктәбенең 10 "А" сыйныфы укучылары катнаштылар. Тулырак язманы газетабызның 29 апрель саныннан укый аласыз.
-
Район үзәк китапханәсендә Яхшы сүзләр көне үтте
Сарман үзәк китапханәсе «Подари добрую книгу» дип исемләнгән хәйрия акциясе игълан иткән иде. Акция кысаларында район китапханәләренә китап укучылар тарафыннан бик күп китаплар китерелде. Яхшы сүзләр көне уңаеннан, шул китаплар "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә һәм Җәлил бистәсе картлар һәм инвалидлар йортына тапшырылды. Акция дәвам итә. Фотолар һәм мәгълүмат...