27 март 2016 яңалыклары
-
Буралы Чишмәдә Нәүрүзне бәйрәм иттеләр
Кичә Буралы Чишмә авылында Нәүрүз бәйрәме үтте. Авыл халкы, уйнап-җырлап, чәй табыны янында күңел ачты.
-
Карашай Саклауның "Тамчы" триосы "Алло, без талантлар эзлибез!" бәйгесендә призлы урын алды
Алабуга шәһәрендә уздырылган "Алло, без талантлар эзлибез!" республика бәйгесендә Карашай Саклау мәдәният йортының "Тамчы" триосы быел да призлы урын алып кайтты.
-
Колмәттә китап тәкъдир итү кичәсе үткәрелде
Бүген, 27 март көнне, Колмәт авылында "Бүгенгедән - үткәнгә: Колмәт авылы тарихыннан" дигән китапны тәкъдир итү кичәсе үткәрелде. Китап авыл тарихына һәм аның кешеләренә багышланган. Кичәдә колмәтлеләр, шушы авылда туып-үсеп, читтә яшәүче авылдашлар, мәртәбәле кунаклар катнаштылар. Бу хакта тулырак язманы газетаның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – "Сахалин" салаты
Перемешиваем все ингредиенты, солим, перчим, заправляем смесью из оливкового масла и соевого соуса. Кушаем с удовольствием!!! Сезгә "Сахалин" салаты рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - кальмар - 300 грамм; - тавык йомыркасы - 3 данә; - ачы торма - 1 данә (уртача зурлыкта); - баллы болгар борычы - 1 данә;...