27 февраль 2018 яңалыклары
-
Хәерле тыныч төннәр,тәмле төшләр!
Хәерле кич, дуслар! Кичләрегез җылы, йокыларыгыз татлы булсын. Иртәгә иртәләрне ныклап ял иткән килеш, дәрт-дәрман белән каршылагыз.
-
"Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" "Әниемнең һөнәре" фотоконкурсыбызның чираттагы катнашучысы - Фатыхова Гөлия
-Укытучы һөнәре һәркемгә дә бирелми. Укытучы - ул табигать бүләк иткән талант, нәкъ шуңа күрә дә бу талантны университет та, көллият тә тулысынча биреп бетерә алмый, балаларны ярату һәм яраттыра белү - иң мөһиме. Укытучы - ул әйдәп баручы, - ди әнисе турында кызы Гөлназ.
-
Җәлилдә халык язучысы Аяз Гыйләҗев укулары үткәрелде
Бүген Җәлил поселогындагы икенче мәктәптә Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай һәм Максим Горький исемендәге Дәүләт бүләкләре иясе, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе Аяз Гыйләҗевның тууына 90 ел тулуга багышланган республикакүләм фәнни-тикшеренү укулары үткәрелде. Аның эшендә Аяз абыйның иң якын кешесе - хатыны Нәкыя апа Гыйләҗева, Татарстан һәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе,...
-
Илексаз мәктәбендә "Аҗаган - 2018" уздырылды
Егетләрне армия белән сыныйлар. Ә безнең Илексаз мәктәбе укучылары- кызлары да, егетләре дә кайда гына булсалар да, нинди генә ярыш-бәйгеләрдә катнашсалар да, үзләрен сынатмыйлар. Бүген алар өчен "Аҗаган - 2018" уздырылды. Граната да "шартлаттылар", мина да эзләделәр, стройда да йөрү тәртибен күрсәттеләр, мылтыктан да аттылар, флагны да эзләделәр, кыскасы, үзләренең...
-
Азалак авылы мәктәбендә “Тарихи КВН” үткәрелде
Хәрби-патриотик айлык кысаларында 27 февраль көнне МБГБУ "Азалак төп гомумбелем бирү мәктәбе"ндә тарих укытучысы Гөлчәчәк Шафигуллина 5-9 класс егетләре арасында "Тарихи КВН" үткәрде.
-
"Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" " Әниемнең һөнәре" фотоконкурсыбызның беренче катнашучысы - Әхмәдуллина Әлфинур
-Минем әнием балалар бакчасында тәрбияче булып эшли.Мин аны иң җаваплы һөнәр, дип саныйм , - ди Илдар Әхмәдуллин әнисе турында.
-
Райондашларыбызга төшке ашка "Тулма" әзерләү ысулын тәкъдим итәбез
Тулма (голубцы) 200 г кәбестә 100-120 г сөяксез ит 2 бал калагы дөге 1/3 суган 170 г сыер мае 10 г помидор 10 г кишер 2 аш кашыгы каймак Тәменчә тоз, борыч Кәбестә яфракларын аерып алырга һәм 5-10 минут кайнап торган тозлы суда пешерергә. Итне суган белән бергә кушып иттарткычтан...
-
Петровка Завод урта мәктәбендә "Аҗаган" уены үтте
МБББУ "Петровка завод урта гомуми белем бирү мәктәбе"ндә "Аҗаган" хәрби-патриотик уены бик күңелле, кызыклы үтте. Бәйге ярышларының беренче өлеше спорт залында үтсә, икенче өлеше саф һавада дәвам итте. Бигрәк тә хәрби-патриотик җырга смотр конкурсы бик тантаналы үтте.
-
Район мәдәният йортында “Яшенле яңгыр” драмасы куелды
26 нчы февраль көнне, район мәдәният сараенда С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының иң соңгы премьераларыннан берсе - А.Н.Островскийның "Яшенле яңгыр" («Гроза») драмасы куелды. Әлеге чарада Сарман урта мәктәбенең югары сыйныф укучылары да катнашты.
-
Хәерле иртәләр белән, кадерле дуслар.
Матур көннәр,яхшы кәефләр һәммәбезгә дә! фото:https://vk.com/public118663509 алынды.